Логотип
Яңалыклар

​Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы»



Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мең елдан артык чорны эченә алган сигез томлы «Татар әдәбияты тарихы»н әзерли. Ул «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы нигезендә нәшер ителә. Бүгенге көндә алты том инде басылып чыкты. Һәр томның тиражы 1500 данә. Алар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына җибәрелә. Сигезтомлыктагы материал түбәндәгечә бүленгән: I том – борынгы чорлардан ХV гасырга кадәр; II том – ХV-ХVI гасырлардан ХVIII гасыр ахырына кадәр;       III том – ХIX гасыр; IV том – ХХ гасыр башы; V том – 1917-1956 еллар; VI том – 1956-1985 еллар; VII том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр; VIII том –  XXI гасыр башы. 

Сигезтомлыкны 2020 елга әзерләп бетереп, укучыларга җиткерү планлаштырыла. 

Болар хакында журналистларга галимнәр Әлфәт Закирҗанов, Равил Рахмани, Айгөл Ганиева җиткерде. Алар һәр чор әдәбиятына тирән анализ ясадылар,  үзенчәлекләрен ачтылар, татар әдәбияты тарихын эшләүчеләр алдында торган бурычлар белән таныштырдылар. 

Сигезтомлык «Татар әдәбияты тарихы» бай әдәби, тарихи хәзинәбез булып тора. Рухи мирасыбызны бөтен тулылыгында, эстетик байлыгында җиткерә торган бу томнарның кыйммәте бәһасыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар