Логотип
Яңалыклар

«Шәҗәрә төзүне башта өстәмә эш дип кабул иткән идек»

Башкортстанда һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсе бар! Кешеләрнең генәмени, юкка чыккан авылларның, хәтта самавырларның да шәҗәрәсен төзегән ут күршеләребез! «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылган шәҗәрә бәйрәменә барып, Башкортстандагы матур үрнәкне без дә үз күзләребез белән күреп кайттык.

«Ак калфак»ның шәҗәрә бәйрәмен оештырганы бар иде инде. Беренчесе узган ел Татарстанның Балтач районында үтте аның. Быел менә нәсел тамырларын барлаучылар Башкортстанга җыелды. Россиянең 11 төбәгеннән, Татарстанның ике дистәгә якын районыннан килгән хатын-кызлар башта Уфа шәһәрендә урнашкан «Вафа» бизнес үзәгендә (сүз уңаеннан, аны төзетүче дә «Ак калфак» кешесе – җирле «Ак калфак»ның җитәкчесе эшмәкәр Люция Вафина) булды, аннары Салават шәһәренә юл тотты. Башкортстан татарларының нәсел шәҗәрәсен төзүгә ни дәрәҗәдә игътибар бирүен нәкъ менә шушы шәһәрдә аңладык та инде!

Заманында Салават шәһәреннән ерак түгел миллионер авыл – Аллагуват авылы урнашкан булган. Дүрт меңләп кеше яшәгән анда, колхозы да гөрләп торган. Тик Салават шәһәрендә күпләп нефть чыгарыла башлау сәбәпле, Аллагуватны һәм тагын алты авылны күчерәләр. Кешеләргә Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә фатирлар бирәләр, авыл йортларын сүтәләр, шулай итеп, кайчандыр гөрләп торган авыллар урыны бушап кала. Тик мондагы халык тамырларына нык береккән булып чыга. Кайсы кая таралышып яшәсәләр дә, берләшү җаен таба алар. 2002нче елда «Аллагуват» иҗтимагый оешмасы булып берләшәләр. Юкка чыккан 7 авылның кешеләре шулай оешмага берләшеп, тамырларын барлау, аралашып яшәү юлын таба.



Беренче эш итеп, авылларның шәҗәрәсен төзү эшенә керешә алар. «Аллагуват» оешмасының беренче җитәкчесе булган Мидхәт Рәхимкулов, башка актив авылдашлары белән берлектә, архивларда утырып, өлкәннәрдән сорашып, авылның шәҗәрәсен төзиләр. Миннәхмәт Раимов исә агачтан бармак башы хәтле генә йортлар ясап, шуларны Аллагуват һәм башка авылларда йортлар ничек урнашкан булса, шулай урнаштырып, авылларның макетларын булдыра. Хәзер яшь буын, әлеге макетларга карап, тарих белән таныша, әби-бабайлары, әти-әниләре туган авылларны күзаллап карый ала.
Кайчандыр туган авыллары булган урыннарны да онытып бетермиләр. Элекке Аллагуват авылы урынында «Юрматы җире» дип аталган мемориаль комплекс төзеп куйганнар. Биредә юкка чыккан җиде авылга да истәлек ташы куелган. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары исемнәрен мәңгеләштереп, һәйкәл салынган. Авыл кешеләре бирегә килеп, шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә, нәсел тамырларын искә ала, аралашып, күңел ачып ял итә икән.

Менә шундый зур эшләр башкарылган Башкортстан җирлегендә. Мортаза Рәхимов Президент булган вакытта ук республикада шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрә башларга дигән карар чыгарылган иде. «Без башта моны өстәмә эш итеп кабул иттек. Теләр-теләмәс кенә эшләдек. Тик соңыннан тәмен белеп алдык. Шәҗәрә төзү шул ук нәселеңне барлау, киләчәгеңне кайгырту бит инде ул. Хәзер һәр гаиләдә шәҗәрә бар. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дә шәҗәрә төзү буенча дәресләр бирәбез», – дип сөйләде Салават шәһәренең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фәнзилә Тибеева.

...Берәү җиде буын бабасын тапкан, икенчесе 12 буынлы шәҗәрәсен төзегән, өченчесе 17 буынына кадәр барып җиткән. Әле моның белән генә тукталып калырга да җыенмыйлар. Кемнән генә сорасаң да, барысы да беравыздан: «Безнең эшне балаларыбыз, оныкларыбыз дәвам итәчәк!» – диләр. Ә Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән «Ак калфак»лылар Башкортстанда яшәүче кардәшләребезнең матур үрнәгенә сокланып кайтып китте. «Безгә дә, һичшиксез, үз шәҗәрәбезне төзи башларга кирәк. Хәзер бу эшне ничек эшләсен белдек инде», – диде алар. «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова исә ярты елдан хисап алачагын белдерде. «Үзебездән башларга кирәк, – дип мөрәҗәгать итте ул һәр хатын-кызга да. – Үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барлаудан. Биредә булганнар шәҗәрәне ничек ясарга кирәклеген аңлады инде. Ярты елдан сездән үз шәҗәрәләрегезне көтә башлыйм. Ә бу бәйрәмне ел саен күчмә утырыш рәвешендә уздырырга ниятлибез». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар