«Шәһәр-арт-әзерлек»: проектны мәхәббәт темасы берләштерә

2-11 июнь көннәрендә Казанда “Шәһәр-арт-әзерлек” (“Город-арт-подготовка”) яшьләр театры лабораториясе узачак. Россия театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендәге проектта Италия, Швецария, Санкт-Петербург, Мәскәү, Елец, Казан шәһәрләреннән режиссерлар катнаша.
Өченче тапкыр оештырыла торган “Город-арт-подготовка” лабораториясенең максаты: театрның сәхнә арты, сәхнә, иҗат турында мәгълүмат бирү, театр һәр урында, төрле кешеләр белән, монда һәм хәзер була алуын күрсәтү. Чарада Казан театр училищесы студентлары, Г.Камал исемендәге театр, Казанның Яшь тамашачы театры артистлары катнаша. Театраль булмаган мәйданчыкларда куелган спектакльләрнең эскизлары лабораториянең нәтиҗәсе булачак. Һәрбер спектакльнең алдагы язмышын тамашачылар хәл итә, ди проект авторлары.“Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды директоры Инна Яркова белдергәнчә,“Шәһәр-арт-әзерлек” яшьләр театры лабораториясе барышында Иван Вырыпаевның әсәре буенча эскиз спектакле татар телендә тәкъдим ителәчәк. Режиссеры – Италиядән килгән Алессандра Джунтини. Шулай ук балалар аудиториясе өчен «Тан батыр или никогда не сдавайся» әкияте буенча эскиз әзерләнәчәк (режиссеры – Радион Букаев). 5-11 июньдә Г.Камал театры, Яшь тамашачы театры биналарында, “Угол” иҗат берләшмәсе, Лядской бакчаларында лаборатория 10 тамаша күрсәтергә әзерләнә. Спектакльләрнең театраль эскизларын карарга теләгән һәр кеше килә ала. Керү бушлай, моның өчен бары тик алдан http://zhivoy_ gorod@mail.ru теркәлергә кирәк.
– Быелгы чара мәхәббәт темасын берләштерә. Материал сыйфатында теге яки бу драматургның әсәрләре генә түгел, ә архив материаллары да файдаланыла. Узган ел Россия белән Швейцариядән генә вәкилләр катнашса, быел Италиядән дә киләчәкләр. Казан режиссеры Регина Саттарова да үз хезмәтен күрсәтергә җыена, – ди оештыручыларның берсе Диана Сәфәрова.
Лаборатория ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү Фонды тарафыннан уздырыла.
чыганак
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
Соңгы комментарийлар
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.