Логотип
Яңалыклар

Шаян малай, үрнәк кыз Биби, Мияу исемле песи – татарча беренче балалар телеканалы нинди булачак?

Халык ничә еллардан бирле сорый, ә җитәкчелек «була, була» дип вәгъдә итеп килә торгач, ниһаять, тормышка ашты: 1нче февральдә «ТНВ» һәм «ТНВ Планета» каналлары кысасында «Шаян ТВ» дип аталган беренче татарча балалар каналы эшли башлаячак. Бүген әлеге каналның концепциясе журналистларга тәкъдим ителде.

Журналистларга кадәр, каналның проекты республика Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителгән иде инде. Миңнеханов: «Балалар өчен татар телендә мондый каналга ихтыяҗ зур. Беренче елда каналның тәүлек буе эшләве мәҗбүри түгел. Иң мөһиме – сыйфатлы булсын», – дип, үз фатихасын да биргән иде. Менә, ниһаять, журналистларга да өлешчә булса да «Шаян ТВ» белән танышу мөмкинлеге туды.

Матбугат вәкилләре алдында чыгыш ясаган «ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов: «Бу каналның төп максаты белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен тарихын популярлаштыру», – дип билгеләп үтте. «Шаян» балалар каналы 3 яшьтән өлкәнрәк балалар аудиториясе өчен каралган. Каналда 20 күбрәк тапшыру, шулай ук татарчага тәрҗемә ителгән мультфильмнар трансляцияләнәчәк. Сер итеп кенә, кайбер тапшыруларның исемен дә әйттеләр: «Җырлы селфи», «Уймак», «Татарча өйрәнәбез», «Шома бас», «Кичке әкиятләр», «Күчтәнәч». Каналның төп герое исеме җисеменә туры килеп торган Шаян исемле малай булачак. Аның дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу һәм электрон уенчык Маэмай.
Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.

фото: http://islam-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар