Логотип
Яңалыклар

Сез әзерме? Иртәгәдән – цифрлы телевидение

​​​​​​​14 октябрь көнне кара экраннарга текәлеп утырмас өчен, кемнәр өлгерәмәгән, бүгеннән үк чарасын күрергә кирәк.

14 октябрь көнне кара экраннарга текәлеп утырмас өчен, кемнәр өлгерәмәгән, бүгеннән үк чарасын күрергә кирәк. Беренчедән, телевизорыгызның нинди төр сигналлар кабул итүен ачыклагыз. Әгәр дә аны 2013 елдан соң гына алган булсагыз, ул бернинди цифрлы приставкаларсыз да яңа төр сигналларны кабул итә ала. Бу яңалык, әйткәнебезчә, телевизорны түбәдәге яки өйдәге антенна белән караучылар өчен генә.

Телевизорыгыз элеккеге модель икән (арткы ягы зур телевизорлар гына түгел, 2013 елга кадәр алынган яссы телевизорларның да күбесе элеккеге модель санала, алар DVB-2 стандартына туры килми), аны цифрлы приставкага тоташтырырга туры киләчәк. Әлеге приставка техника кибетләрендә, «Почта России» бүлекчәләрендә сатыла. Бәясе 900 сум тирәсе. Аз керемле гаилә саналсагыз, әлеге приставка һәм антенна алган өчен сезгә компенсация каралган.

Приставканы үзегез тоташтыра алмасагыз, антеннаны көйлисе булса, 8-800-222-8-716 телефонына шалтыратып, гариза калдырыгыз. Өегезгә килеп, бушлай көйләп китәчәкләр.

 

Цифрлы приставка ярдәмендә 20 федераль каналны яхшы сыйфатта бушлай карап булачак.

 

 

Теги: цифровое телевидение

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар