Логотип
Яңалыклар

​«Сез Казаннан «Әпипә» биергә өйрәнеп китәргә тиеш!»

Казанга килгән һәркем Казан Кремлендә булмыйча калмый инде. Бу – футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарларына да кагыла. Сөембикә манарасы, Колшәриф мәчете, ханнар каберләре... Кунакларны монда тагын ниләр белән шаккатырырга җыеналар?
 
Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә ВӘЛИЕВА шушылар хакында да сөйләде. 

Кунаклар, һичшиксез, карарга тиеш, дип менә нәрсәләрне тәкъдим итте ул:
* «Эрмитаж–Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмаларыннан «Царские дары» («Патша бүләкләре») күргәзмәсен.  Заманында төрле буын патша гаиләләре вәкилләренә бүләк ителгән ул затлы хәзинәләр Петр I дән башлап Россия империясенең соңгы императоры Николай II гә кадәрге чорларга карый;
* Третьяков дәүләт галереясының «Передвижники» (рәссам-илгизүчеләр) күргәзмәсен; 
* Татарстанның спорт тарихын сүрәтләүче «В победе столько красоты» күргәзмәсен;
* ислам мәдәнияте музеен;
* «Мама, я в Казани!» («Әни, мин Казанда!») флешмобында катнашырга – сез Казаннан кайткач, танышларыгызны «Әпипә» биюен биеп шаккатырырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар