Логотип
Яңалыклар

«Сайлаулар тыныч үтә»

«Сайлаулар тыныч үтә»,
диде РТ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов. 16 сәгать 30 минутка сайлаучыларның 57,95 проценты тавыш бирде инде. Чит илләрдән килгән күзәтүчеләр дә эшләрен дәвам иттерә. Республикада бу сайлауларда, әйткәнебезчә, яңа техник җайланмалар кулланыла. Хәзергә 50 мең кеше электрон тавыш бирү юлын сайлады.
 
Үзәк сайлау комиссиясе, алган бер генә хәбәрне дә, шул исәптән, аноним мәгълүматны да җавапсыз калдырмый. Сайлаулар барышына карата ризасызлык белдереп, 67 кеше шалтыратты һәм мөрәҗәгать итте. Һәркайсы кичекмәстән, урыннарга барып, тикшерелә. Комиссия вәкилләре аларның берсен дә игътибарсыз калдырмый. Әлбәттә инде, сайлауларның тыныч үтүе, беренче чиратта, Үзәк сайлау комиссиясенең оешканлыгына бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар