«Сайлауда «үле җаннар» булу-булмавын тикшерәбез»
Татарстанның күзәтүчеләр корпусы бүлекчәсе сайлауга 2817 күзәтүче әзерләгән
«Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының ТР буенча координаторы, ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе Илнар Гыйрфанов сайлауда күзәтүче булып эшләячәк кешеләрне 2017нче елның декабрь аенда ук өйрәтә башлаганнарын әйтте. Аларга сайлау участогында үзеңне ничек тотарга икәнлеге аңлатылган. Районнарга чыгып, күзәтүче булып эшләячәк кешеләр белән шәхсән дә очрашканнар.
Илнар әфәнде әйтүенчә, һәр сайлау участогында күзәтүче бар. Татарстанда барлыгы 2817 күзәтүче эшли. Кагыйдә бозылу күрсәләр, алар шундук ситуацион үзәккә хәбәр итә. Шулай ук һәр сайлаучыт да закон бозылу турында күзәтү штабларына хәбәр итә ала. Илнар Гыйрфанов белдерүенчә, барлыгы өч шикаять кабул ителгән булган. Берәү сайлау участогында камераның дөрес урнаштырылмаган булуы хакында җиткергән. Күзәтүчеләр камераны дөресләп куйган. Бөгелмәдә урнага күпләп бюллетень ташлау очрагы турында хәбәр алынган. Хәбәр итүче видео да җибәргән. «Бер кеше бюллетенен урнага салмакчы булган, тик кәгазь кысылып калган. Икенче кеше аны үз бюллетене белән төртеп төшермәкче булган – ул да кысылып калган. Хәбәрне җибәргән кеше шушы күренешне күпләп бюллетень ташлау дип кабул иткән. Чынлыкта, бернинди закон бозу да юк. Теләгән һәр кеше бу видеоны интернетта карый ала», – дип белдерде Илнар Гыйрфанов.
Ул шулай ук сайлауда «үле җаннар» булмавын тикшерүләрен, 17нче март көнне тынычлык көненең дөрес үтү-үтмәвен дә тикшерүләрен әйтте. Күзәтүчеләр соңгы беркетмә тутырылганчы сайлау участокларыннан китмәячәк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.