Логотип
Яңалыклар

Сайлау көнне өйдә булмыйсызмы?

Россия Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауларга килә алмый торган сайлаучылардан гариза кабул итә башладылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиахмәтов хәбәр итте.

Сайлаулар көнне өйдә булмыйсызмы? Авылга кунакка кайтасыгыз, башка шәһәргә командировкага барасыз бар яки чит илгә ялга ук җыенасызмы? Яңа тәртипләр буенча, кайда гына булсагыз да, 18 март көнне сайлауларда катнаша аласыз хәзер. Моның өчен 12 мартка кадәр территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә гариза бирергә генә кирәк. Бу гаризаларны 31 гыйнвардан инде кабул итә башладылар. Әлеге гаризаны «Госуслуги» онлайн-сервиз хезмәте аша да бирергә мөмкин.
Гариза язучының янында паспорты булуы кирәк. Нинди сәбәп аркасында яшәү урыны буенча теркәлгән адрес буенча сайлауга килә алмавын күрсәтү мәҗбүри түгел.
Сайлаучы гаризаны бары тик бер тапкыр гына яза ала.
Гаризаны теләсә кайсы территориаль сайлау комиссиясендә язарга мөмкин.
Шушындый гариза язган һәр сайлаучыга талон бирелә, анда сайлау көнне кайсы участокка барырга кирәклеге турында мәгълүмат күрсәтелә.

Быелгы сайлауларга кагылышлы берничә мәгълүмат:
* Россиядән читтә 400 сайлау участогы эшләячәк. Сез ял итәргә барган илдә (шәһәрдә) аның кайда урнашканын бердәм телефон номеры аша шалтыратып белешергә дә мөмкин – 8 (800) 707 2018;
* 1 мең кешедән артык сайлаучы тавыш бирергә тиеш булган территориаль сайлау комиссияләрендә видео күзәтү камералары урнаштырылачак;
* Татарстанда сайлауны оештыру белән 21 мең кеше шөгыльләнәчәк. Алар барысы да җәмәгать башлангычында эшләячәк. Бу көннәрдә аларны укыту, өйрәтү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар