Логотип
Яңалыклар

Санкт-Петербург ветераннары Татарстан исеменнән дә бүләк алачак

Бөтен башка төбәкләр кебек үк бу көннәрдә герой-шәһәр Санкт-Петербург та, Ленинград өлкәсе дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Бәйрәм белән бәйле чаралар инде шәһәрдә башланган: сугышка кагылышлы булган тарихи урыннар тәртипкә китерелә. Ә аларда, белгәнебезчә, мондый урыннар байтак.

Бөтен башка төбәкләр кебек үк бу көннәрдә герой-шәһәр Санкт-Петербург та, Ленинград өлкәсе дә Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә. Бәйрәм белән бәйле чаралар инде шәһәрдә башланган: сугышка кагылышлы булган тарихи урыннар тәртипкә китерелә. Ә аларда, белгәнебезчә, мондый урыннар байтак. 

Пандемия бәйрәм чараларына үз үзгәрешләрен кертә, әлбәттә. Быел ветераннарның өйләренә барып,һәркайсын аерым котлаячаклар, бүләкләр тапшырачаклар. Иң мөһиме – аларның берсе дә игътибардан читтә калмаска, рәхмәт, хөрмәт сүзләрен ишетергә тиеш. 

Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасын кичерүчеләр арасында милләттәшләребез дә бар. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат ВӘЛИУЛЛИН әйтүенчә, даими вәкиллек өлкәдәге татар иҗтимагый оешмалары белән берлектә елга берничә мәртәбә – туган көннәрендә, Җиңү бәйрәмендә, Ленинград блокадасы өзелгән көнне һәм Татарстан Республикасының туган көнендә бу ветераннарны бәйрәм белән котлый һәм азык-төлек тупланмалары бүләк итә. Бу традицияелдан-ел кабатлана. 

Быел исә даими вәкиллек һәм татар җәмәгатьчелеге әзерләгән бүләкләр янына Санкт-Петеребург шәһәре рәссамы Роман Абдуллинның открыткалары да өстәләчәк. Бөек Җиңү уңаеннан махсус әзерләнгән котлау открыткалары бу. Аларда рәссамның «Ленинград блокадасы», «Җиңү. 1945 ел», «Сталинград, 2 февраль, 1943 ел» кебек эшләре урнаштырылган. Быел ел башында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегендә Роман Абдуллинның ТАССР оешуга 100 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Җиңү эзләре буйлап» дигән шәхси күргәзмәсе эшләгән.

– Һәр ветераныбызны якыннан, исемләп беләбез, барлап торабыз, – ди Ренат Нәкыйф улы. – Онлайн-режимда булса да, аларны котлауда барлык милләттәшләребез катнашачак. Ветераннар яшәгән гаиләләрдә бу көн зурлап билгеләп үтеләчәк. Бөек Җиңү бәйрәменең шатлыгына пандемия күләгә төшерә алмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар