Логотип
Яңалыклар

Санкт-Петербург татарча китапларга баеды

Бу көннәрдә Санкт-Петербург китапханәләре тагын татар китабына баеды.

Бу көннәрдә Санкт-Петербург китапханәләре тагын татар китабына баеды. 
Китапларны Нева ярында яшәүче милләттәшләребезгә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин шәхсән үзе – үз машинасында төяп алып кайтты. 
– Татарстаннан китаплар төяп килергә дип машина белән рульдә үзем махсус кайтам, – ди ул. – Инде менә унынчы тапкыр шулай алып килүем. Машинаның багажнигы да тула, салоны да. Бүләк ителгән китапларның яртысы – үземнең шәхси китапханәдән... 
 Питер татарларына дип китапларның бер өлешен Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты биргән (алар төбәкләрне татарча китаплар белән тәэмин итү белән күптән шөгыльләнәләр), тагын бер өлеше – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты бүләге. 
Алып кайткан татарча китаплар белән 146 нчы мәктәп каршында тиздән ачылачак Муса Җәлил почмагы баетылачак,  татарча дәреслекләр исә «Мирас» татар теле курсларына тапшырылачак. 
Даими вәкиллек Санкт-Петербургның 5 китапханәсендә татар әдәбияты почмаклары булдыруга иреште. Вәкиллек аларга татарча китаплар гел бүләк итеп тора: бу юлы да Казаннан алып кайткан китаплар шушы китапханәләргә дә тапшырылачак.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар