Салават – Башкортстанның халык артисты!


Роберт Миңнуллин инстаграм битенә “Ниһаять!” дип язып куйган иде 

Бүген 25 март көнне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновка Башкортстан Республикасының да халык артисты исеме бирелде. 

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әлеге вакыйгага мөнәсәбәтле фикерләрен “Сөембикә” белән дә уртаклашты:
– Бездә исем бирүләр һәрвакытта да бертөрлерәк була. Кайбер җырчылар гомер буе да атказанган исеме белән йөри. Мәсәлән, Габдулла Рәхимкулов гомер буе диярлек атказанган исемен йөртте. Үләр алдыннан гына халык артисты исеме бирелде. Андый мисаллар җитәрлек. 

Өч җыр җырлап та атказанган исеме алганнар бар. Андыйлары да җитәрлек. Мин монда берәүне дә гаепләмим, исем бирүләр әллә ничек кенә килеп чыга ул...

Ә менә Салаватка Башкортстанның халык артисты булу бик килешә. Аның Татарстанның халык, Россиянең атказанган исемнәре янында Башкортстанның атказанган артисты дигәне дә бар иде, әмма ул моны бик әйтеп йөрми иде, чөнки бу аның өчен чыннан да азрак иде. 

Ул Башкортстанда туган, шунда укыган, эшләгән. Ул дистә еллар инде ике халыкны да үзенең җырлары белән тәрбияли. Башкортстанда миллионнан артык татар бар дип әйтәбез икән, ул бит аларның да җырчысы. Шул ук вакытта аны башкортлар да яратып тыңлый. Боларны саный китсәң, Салават – бу исемгә иң лаек кешеләрнең берсе. 

Аңа бу исем бик вакытлы бирелде. Башкортстанның 100 еллыгын билгеләгән көннәргә, шулай ук Мәдәният хезмәткәрләре көненә туры килүе дә символик мәгънәгә ия. 

Бүгенге эстрада, җыр сәнгате татар белән башкорт арасында иң бүленми торган өлкә. Салаватны башкорт коллегалары да бик хөрмәт итә. Салават һәрвакыт алар белән элемтәдә булып, аралашып яшәде. Башкорт җырчысы Вильдан Яруллин белән бергә Башкортстанның халык артисты булулары бүгенге көннең бик шатлыклы хәбәре булды. 
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 24 сентябрь 2021 - 10:08
    Без имени
    башкортта ни эш майтарган сон бу.
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2021 - 22:45
    Без имени
    Оятсыз йэштэр! Иномарка, ял итеу хэзэр проблема тугел. Хаман Ата инэ елкэхендэ йэшэргэ оят бит хезгэ. Узегез генэ елкэ кимереу етмэйме ни, тыумаган балагызга урын Таба алмай ятахыгыз
    Тумаган килеш балама урын юк
  • 23 сентябрь 2021 - 06:38
    Без имени
    Башка кешегез булгач, ник хатыныгыз белән дә йокладыгыз соң? Баланы җил ясамагандыр бит?
    Авырлы хатынны ташлап китү – ир эшеме?
  • 23 сентябрь 2021 - 09:47
    Без имени
    Молодец,көрашче.Бу бәхет күпләргә эләкми.Бәхет телим сезгә һәм сәламәтлек.
    Синең мәхәббәтең коткарды
  • 21 сентябрь 2021 - 20:37
    Без имени
    Гаиленен нигезенде ярату хем хермет булса гаиле бехетле була, ЭХМЕТ абый Фэния алдада Аллахы фатихалап торсын гаилегезне бэхетле булыгыз.
    Әхәт белән Әхмәт
  • 21 сентябрь 2021 - 18:35
    Без имени
    ...телсез калдым. Көтеп алынган оныкка урын юк ((( Хәлегездән килә бит, үзегезгә фатир алыгыз.Арендага акча түләгәнче, ипотекага түлибез, ди, хәзер яшьләр.
    Тумаган килеш балама урын юк
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан