Логотип
Яңалыклар

Рөстәм АБЯЗОВ: «Сайлауга йөрү – ул бездә гаилә традициясе»

Россия Федерациясе Президентын сайлауда гражданлык бурычын үтәүче сәнгать әһелләре арасында La Primavera дәүләт камера оркестрының сәнгать җитәкчесе – өлкән дирижеры, Г. Тукай пермиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең сәнгать эшлеклесе Рөстәм Юныс улы АБЯЗОВ та бар.  
– Сайлауга, әлбәттә бардым – тавышымны бирдем, – диде ул. – Бөтен гаилә белән бергә бардык! Кечкенә чакта мин үзем дә әти-әниләр белән сайлауга йөри идем. Мөгаен, Советлар Союзында ул вакытта узган бер сайлауны да калдырмаганмындыр. Бәйрәм була иде бит ул! Балалар менә хәзер шул традицияне бездән кабул итеп алалар.

Кәефләр әйбәт! Бүген безнең VI нчы «Ле арт дель арко» Халыкара фестиваленең ябылу көне дә бит әле. Шулай туры килде менә. Халык бүген сайлауга гына түгел, безнең фестивальнең ябылу тантанасына да актив килер дип көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар