Логотип
Яңалыклар

Республиканың иң яхшы почтальоннары менә кемнәр!

Бәйге шартларын үтәгән җиңүче почтальоннарга «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте – 15 мең, ә почта бүлекләренә 30 ар мең сум күләмендә премия тапшырды.

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән хат ташучыларны һәм почта бүлекләрен бүләкләде. «Татарстан почтасы» белән берлектә әлеге бәйге инде быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Аның шарты буенча, хат ташучылар вакытлы матбугатка язылучылар санын саклап кына калмыйча, аны арттырырга да тиеш. Җиңел бурыч түгел бу. Әмма аңа ирешүчеләр бар!

Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы хат ташучысы Гөлзадә Мингалиева «Иң яхшы авыл почтальоны» исеменә лаек булды. Ул 274 хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. «Очраклы рәвештә генә җиңү түгел бу, – ди авылдашлары. – Гөлзадә һәркем белән уртак тел таба белә, газет-журналларны вакытында китерә. Планнарын арттырып үти икән – бу аның тырышлыгы нәтиҗәсе».

«Кечкенә шәһәрнең иң яхшы почтальоны» исемен Азнакай шәһәреннән Әлфия Галиева алды. Ул инде бу бәйгедә икенче тапкыр җиңә! Үзе хезмәт күрсәткән участокта Әлфия ханым 278 кешене район газетасына – «Маяк»ка яздырган. «Элек төзелештә эшләдем, хәзер менә – хат ташучы, – диде ул. – Ошый миңа бу эш! Клиентларымны, пенсионерларымны бик яратам!»

«Иң яхшы шәһәр почтальоны» исемен Яшел Үзән районыннан Алла Свечихинага бирделәр. Алла Викторовна Васильево бистәсендә 9 урамга хезмәт күрсәтә. Хат ташучы булып инде 14 ел эшли. Үз эшен кызык дип саный ул. «Соңгы вакытта газета-журналларга яшьләр дә языла башлады, – дип шатлыгы белән уртаклашты ул. – Балаларны интернеттан аерырга кирәк икәнен яшь әти-әниләр дә аңлый хәзер. Без үзебез китап, газета-журналлар укып үстек».

«Иң яхшы почта бүлеге» дигән исемгә Базарлы-Матак (Әлки районы) почта бүлеге лаек дип табылган. «Халыкны вакытлы матбугатка яздыру өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланабыз, – диделәр алар. – Кайчакта клиентны үгетләргә дә кирәк».

«Журналларга яздыру буенча иң зур тираж җыючы» исемен Мөндеш почта бүлеге (Арча районы) алды. Почта бүлеге җитәкчесе Миләүшә Хөсәенова әйтүе буенча, халык күбрәк балалар өчен чыга торган журналларны сайлый икән. «Оныкларына укыр өчен, дәү әниләр ул журналларны көтеп кенә торалар», – диде ул.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар