Логотип
Яңалыклар

Республиканың 100 легендар брендын сайлауда катнаш

​​​​​​​«Комсомольская правда – Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дип аталган тавыш бирү чарасы үткәрә.

«Комсомольская правда – Казань» газетасы ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» дип аталган тавыш бирү чарасы үткәрә.

«Әлеге проект Республикабызның 100 еллык хезмәт һәм иҗат тарихын гәүдәләндерүче брендлар, сәүдә маркалары турында. Элек-электән исемнәре билгеле булып, бүгенгенең алдынгы брендларына әверелгән оешма һәм предприятиеләргә мисаллар җитәрлек бездә», – диелә газетадагы белдерүдә.

 

Ул республиканың Гомумроссиянекенә әверелгән легендар брендлары тарихы турында сөйләүне генә түгел, ә сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, матбугат һәм башка өлкәләрдә район эчендә танылган брендларны күрсәтүне дә максат итеп куя.

Тавыш бирүдә теләге булган һәркемгә катнашу мөмкинлеге бар. Алай гына да түгел, Татарстанда яшәүчеләр хәтта үз кандидатларын да күрсәтә ала. Иң еш телгә алынган брендлар тавыш бирү исемлегенә кертеләчәк.

Конкурс ике номинациядә уза: республика (57 җиңүче) һәм район (43 җиңүче) брендлары. Аның беренче этабы декабрь ахырына кадәр дәвам итә. Тавыш бирү түбәндәге сылтама буенча: https://www.kazan.kp.ru/daily/27066/4135647/

 

Теги: Татарстан бренды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар