Ренат Ибраһимов җырына нигезләнеп, мультфильм төшерелә

Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте.
FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе, Ренат Ибраһимовның моннан 30 ел элек үзе язган «Домой» җырына нигезләнеп, пластилин мультфильм төшерә. 90 минутка исәпләнгән анимацион фильм проектын тормышка ашыру - катлаулы хезмәт. Мультфильм кадрындагы һәр деталь, пластилинны әвәләп, кулдан ясала. 1 секунд өчен 25 кадр эшләп чыгарга кирәк. Мультфильмда гаилә кыйммәтләре, адәм баласы өчен якыннарының мөһим булуы хакында бәян ителә.
«Анимация фильмнары төрлечә эшләнелә. Шәхсән үземә пластилиннан эшләнгән мультфильмнар ошый. Бик кыйммәтле технология икән ул, әмма җиренә җиткереп башкарып чыксаң, мондый әсәрләр, халыкара проектларда катнашып, җиңү яуларга да мөмкин. Вакланып тормаска булдык, «Домой» җырына нигезләнеп эшләнәчәк мультфильм мюзикл буларак күзаллана. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иткән идем. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына язылды ул. Төрле җирләрдә оештырылган концертларда башкардым. Халык яратты, әмма 30 ел инде башкарганым юк иде. Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган чараларда кабаттан җырлый башладым. Миңа кушылып, тамашачы җырлап утырганын күргәч, күңелле булып китте, халык онытмаган, хәтерли икән», - диде Ренат Ибраһимов.
Залга җыелган тамашачыга әлеге фильмның кайбер өлешләре тәкъдим ителде. 2018 елның азагына «Домой» мультфильмның тулы вариантын күрергә мөмкин булачак.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.