"ЗөЛәйлә" кызлары ни өчен икәү җырлый? Зөлфия Вәлиева эштән киткәнме?

"ЗөЛәйлә" триосы кызлары өчәү булса да, соңгы арада төркем ике кешелек составта ешрак күренә. Сүз Ләйсән Мәхмүтова белән Ләйсән Закирова турында. Халык триога ни булган, ни өчен кызлар икәү генә чыгыш ясый, дип кызыксына башлады. Сәбәбен безгә "ЗөЛәйлә" триосына нигез салган җырчы Ләйсән Мәхмүтова аңлатты.



- "ЗөЛәйлә" триосының рәсми эш урыны - "Казан" милли-мәдәни үзәге, ягъни шәһәр филармониясе. Билгеле булганча, трио солисты Зөлфия Вәлиева параллель рәвештә К.Тинчурин театрында да эшли. Һәм ул һәрвакыт театрның үзе өчен беренче урында булуын әйтеп килде. Соңгы араларда Зөлфиянең спектакльләре һәм безнең концертлар еш туры килә башлады, шуңа күрә Ләйсән белән икәү генә чыгыш ясарга мәҗбүр булдык. Чираттагы зур гастроль турына безнең белән бара алмагач, Зөлфиягә филармониядән китәргә туры килде. Филармониядә эшләүче "ЗөЛәйлә" хәзер ике кешелек составта. Ләкин эштән тыш чакырган җиргә без өчәү барып җырлыйбыз, тулы составта эшлибез, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Мәхмүтова.
 

- Һәр концертта тамашачы, яныбызга килеп, "Өченчегез кая?" дип сорый. "Театрда", - дип җавап бирәбез. Инде ул сорауларга җавап биреп арып беттек. Башта Зөлфиядән башка җырлавы читенрәк булды, чөнки ике ягыңда кеше булуга, һәркемнең үз куплетын җырлауга күнектек. Әмма безгә яңа кеше кирәкми, чөнки аны өйрәтү бик озак һәм кыен булыр иде. Шуны әйтәсем килә: ике кеше булсак та, төркемдәге энергетика һәм җылылык кимеми, сәхнәне элеккечә шау-гөр китерәбез. Аннан соң үземнең генә аерым чыгышларым да бар. Әмма бу "ЗөЛәйлә"дән киттем дигән сүз түгел. Минем җырчы һәм автор башкаручы буларак, үсәсем, камилләшәсем килә, - диде Ләйсән.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Качу Туйды Гөлнара! Башка болай яшәргә теләге дә, көче дә юк. Үзе эшләп алган бердәнбер мөлкәте – кызыл төстәге ике ишекле генә машинасына утырды да, өстенә кигән киеме белән чыгып китте. Башка кайтмаска дип...
    11579
    1
    169
  • Яңа ел төне сере – Сәлам! Тагын бер ел үтеп китте. Очрашу төне җитте...  Телефон экранында көтелгән һәм таныш сүзләрне күрүгә Ләйлә  елмаеп куйды. Онытмаган! Быел да үзе беренче яза... Яңа ел төнен каршы алганда нәкъ төнге өчтә... Менә инде унынчы ел шулай...
    7594
    1
    57
  • Юлдаш Бүген – 2 гыйнвар. Алиянең генә туган шәһәрен инде өч ел күргәне юк. Күңел ярасы өч ел буе төзәлмәде... Төне буе елап чыкканнан соң кисәк кенә җыенды да, өч ел элек Мәскәүгә чыгып китте ул...
    5619
    0
    54
  • Ефәк яулык – Апам, менә сиңа тапшырырга куштылар, амәнәт диделәр. – Амәнәт? Марат үтә дә зәвыклы төргәкне Илсөягә сузды.
    5686
    1
    52
  • Тапкыр малай Әнисе тиз генә кайтмады. Ул, гомумән, кайтмады. Хәбәре дә юк, үзе дә. «Суга төшкәндәй югалды», – дип пошынып, елап-сыктап йөрде Фатиха апа. Әтисен госпитальдән кабат фронтка җибәргәннәр. «Хәдичә килеп җитә алмады», – дигән ул хатында. Ризык төягән Хәдичә, мөгаен, ач гидайлар кулыннан кичкәндер дигән уйда тукталдылар. 
    4890
    2
    50
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 гыйнвар 2022 - 21:04
    Без имени
    Ничек яхшы ирдән хатын китмәсен, бу киткән хатын нормаль хатын була аламыни, үз баласын бар дип тә белми. Ничек кенә китә әйбәт ирдән хатыннар, ирдән иргә сикереп йөри, мәхәббәт дия, дия...
    Нишләргә, ярату көтеп яшәргәме, әллә...
  • 18 гыйнвар 2022 - 20:50
    Без имени
    Молодец дорес эшлэгэнсен. Ул балаларга баребер урнэк эти булмас иде
    Ирсез дә яшәп була
  • 18 гыйнвар 2022 - 20:26
    Без имени
    молодец!👍
    Ирсез дә яшәп була
  • 18 гыйнвар 2022 - 18:33
    Без имени
    Бу егет номере буе энисе сузеннэн чыкмас Мамкин сын ,бу.Кемгэ кирэк,мондый жебегэн.
    Әни сүзе гел безнең арада
  • 18 гыйнвар 2022 - 16:05
    Без имени
    Айголгэ дэ,саф кызга да ойлэнмэячэк бу егет.Гомер буе энисе сузеннэн чыкмаячак.Айгол,яратам дип яшэсэгез ялгыз калачаксыз.
    Әни сүзе гел безнең арада
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда