"Мондый очрашулар сезгә дә, безгә дә кирәк"

"Өч көн, бер караганда, бик аз кебек. Тик каядыр барып, нәрсәдер өйрәнү өчен бу бик күп вакыт", - дип белдерде үтте "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, өч көн дәвамында Саба җирлегендә үткән күчмә утырышны йомгаклап.
Биш чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар хатын-кызлары өч көн дәвамында сабалыларның кайда укыганын да, кайда эшләгәнен дә, кайда ял иткәнен дә күрде. Шунысын да әйтергә кирәк: бу күчмә утырыш "Төп нигез", "Васыятьнамә" дигән темаларга багышланган иде. "Мондый очрашулар сезгә дә, безгә дә бик кирәк. Гаиләне күбебез ир белән хатын дип кенә күз алдына китерә. "Ак калфак"лар ярдәме белән моның алай гына түгеллеген аңладык. Гаилә әле ул - балалар да, әткәй-әнкәй, каенана белән каената, оныклар да, туганнар да. Сез исә безнең районда алган уңай тәҗрибәне үз төбәкләрегездә дә куллансагыз, без бик шат булырбыз", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов.
Саба районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев әйтүенчә, Сабада 11300дән артык гаилә бар. Һәм ул гаиләләрне саклап калу район хакимияте дәрәҗәсендәге эш итеп куелган. Аерылышуга барып җиткәнче, һәр гаилә белән күрешеп сөйләшәләр икән.
Күчмә утырышта катнашучыларга исә Сабаның үрнәк гаиләләрен күрсәттеләр. "Төп нигез дигәнне бөтен җирлектә дә күрсәтеп булмый. Саба кебек җирләрдә генә күрсәтеп була", - дип йомгак ясады Кадрия Идрисова күчмә утырышның пленар өлешенә.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
Соңгы комментарийлар
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.