Логотип
Яңалыклар

"Джип-спринт 116"

Фото: Илдар Закиров

Туган авылым Байсарда, Сөн буенда быел да зур автоспорт ярышы "Джип-спринт 116" узды. Радио- телевидениедән "бик кайнар ярышлар булачак" ("будет жарко") дип алдан ук ымсындырганнар иде инде. Эссе генәме соң! 2 май көнне машиналарны да очыртырлык коточкыч көчле җил, күзгә тузаннар тулырлык ком чүлендәге кебек өермә купкан иде.



Шундый давыл булуга карамастан, чын бәйрәм рухы! Халык!.. Машиналар!.. Сабантуйда да алай ук булмас. Үтәргә авыр булган юлсыз, таулы, чокырлы, текә күтәрелешле, сазлы урыннардан узышучы "внедорожниклар" - УАЗлар, ВАЗ 2121ләр, ИЖ21260, Митсубиси, Ниссан, Тойоталар...

Автопилотлар Татарстаннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Пермь краеннан килгәннәр. "Агыйдел" җыр-бию ансамбле бәйрәмне бизәп, егетләргә көч биреп тора. 




Актаныштан районы җитәкчесе Энгель Фәттахов әлеге ярышларның зур вакыйгалар булуын искәртеп, язгы чәчү алдыннан уздырыла торган Сабантуй дип атый. "Без язгы чәчүне һәрчак республикада беренчеләрдән булып төгәллибез. Актанышлар эшли дә, ял дә итә белә шулай", - ди.

Мондый ярышларны ел саен авылдашым, "КамаТрансНефть" ҖЧҖ Генераль директоры, Чаллыда яшәүче Рәдис Мөбарәк улы Һашимов оештыра.  Бу азартлы спорт ярышының популярлыгы елдан-ел арта: узган ел анда 29 узышчы катнашкан булса, быел инде алар 43 иде.



Трассада гаҗәеп тамаша! Кайсы машиналар батып кала, кайсылары йөзтүбән каплана, кайсылары суга чумып чыга... Тракторлар сөйри... Кыю, куркусыз, тәвәккәл егетләр көч сынаша, осталыкларын  күрсәтә шулай.

Актаныштан Айгиз Мәрдәнов - 1 нче, Ижаудан Алексей Мокрушин - 2 нче, Чаллыдан Ленар Садриев 3 нче урынга лаек була.

...Туган ягымда һәрчак әнә шундый күңелле бәйрәмнәр көтә мине.

Видео: http://syuyumbike.ru/video/?id=8912





 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар