Логотип
Яңалыклар

Фигуралы шууның яңа йолдызы – Казан кызы Камилә

Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева чыгышыннан соң сез һаман хисләр дулкынындамы? Булдыра шул безнең Камилә!

Россия фигуристкасы Камилә Вәлиева чыгышыннан соң сез һаман хисләр дулкынындамы? Булдыра шул безнең Камилә! Тренер Тутберидзеның өметләре акланды: бу кыз – үзенә бертөрле! Аның «Шторм»ы исә – кат-кат карый торган! Кулларына гына карагыз: алар канатлар сыман. Фигуристка 20 секунд чамасы гына беренче сикерешенә тизлек ала да шул ук вакытта төрле башка элементларны да башкара башлый. Кошлар су өстеннән очканда канатлары белән ничек сизелер-сизелмәс суга кагылып ала – Камилә дә күз алдында шулай талпынып оча. Өчле флип – беренче сикереш... Икенче сикерү – икеле аксель... Өчле лутц – өчле риттбергер... Шулкадәр гармония, шулкадәр җиңеллек хәрәкәтләрендә! Музыкадагы үзгәрешләргә һәр хәрәкәт туры килеп тора! Салмаклык киеренкелек белән алышына. Бөтерелүләр, төгәл акцентлар... Искиткеч эмоциональ чыгыш! Чит ил журналистлары: «Бөтерелүләре трибунадагы тамашачыларны тәмам кыздырды!» – дип бәяли. Трибунадагыларны гынамы соң! Чып-чын ювелир хезмәте! Афәрин! Камилә чыгышын кайта-кайта карыйсы килә. Контроль прокатларда аның чыгышы иң уңышлысы иде! Вәлиева квад та ясады, «болеро» да күрсәтте. Ә бит ул арада иң яше дә, аңа нибары 14 яшь! Хореограф Глейхенгауз Камиләне яңа яклары белән ачарга тырыша. Аны 2022 елда Пекинда узачак Олимпия уеннары фавориты итеп күрәләр. Икенче Заһитова дип йөртәләр. Кыз үзе дә Алинә Заһитованы кумиры саный.

Камилә Вәлиева – Казан кызы. 2006 елда, 26 апрельдә туган. Кечкенәдән үк әнисе аның йә фигуралы шуу, йә нәфис гимнастика, йә балет буенча китүен тели. Кыз бозны сайлый. Күпләр аны Пабло Пикассо картинасына нигезләнеп куелган «Девочка на шаре» аша яратты. Пикассоның оныгы Диана да ошаткан аны. Ул Камиләне Парижга, бабасы музеена чакырган.

Татар мохитендә үскән кыз тырыш, тыйнак, сөйкемле. Аны, яратып, принцесса Камилә дип йөртәләр хәзер!

Алдагы сынауларда да уңышлар телик якташыбызга!

фото: Лента.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар