Логотип
Яңалыклар

Президент сайлавы буенча беренчел нәтиҗә сәгать төнге 3тә билгеле булачак

РТ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай дип белдерде.
Мидхәт Шаһиәхмәтов, Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән видеоконференциядән соң, матбугат вәкилләре белән очрашты. «Республикада сайлау тыныч узды, халык актив катнашты. 18.00 сәгатькә халыкның 69,21 проценты тавыш биргән иде. Барлыгы күпме халык катнашканлыгы соңрак билгеле булачак», – дип сөйләде ул.
Сайлау участокларында 8,5 мең күзәтүче, 200 матбугат вәкиле катнашкан.
Республикада 49 вакытлыча сайлау участогы оештырылган булган. Болар – больницада, аэропортта, кунакханәләрдә, тимер юл вокзалында. Аларда да халык актив сайлаган. Мәсәлән, тимер юл вокзалында һәм аэропортта чит шәһәрләрдән килүче россиялеләр сайлау мөмкинлегенә ия булган.
Сайлау буенча беренчел нәтиҗәләр төнге 3ләрдә билгеле булырга тиеш. Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерүенчә, республикада бюллетеньнәр шул вакытка эшкәртелеп бетәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар