Логотип
Яңалыклар

Паспортта милләт графасын кире кайтарырлармы?

Бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясендә әңгәмә вакытында Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

 

Бу хакта «Говорит Москва» радиостанциясендә әңгәмә вакытында Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

«Бу тема берничә тапкыр кузгатылды инде. Мәсәлән, Россиядә яшәүче аз санлы халыклар паспортта милләтләре күрсәтелү ягында, – диде ул. – Аларның законнар белән каралган аерым преференцияләре бар, шуның өчен кайсы милләт вәкиле булуын белдерүче документ кирәк. Хәзерге вакытта Төньякта, Себердә, Ерак Көнчыгышта яшәүче аз санлы төп халык турында реестр әзерләнеп ята. Һәм шул реестрга нигезләнеп, аларга документ биреләчәк».

Илдар Ирек улы Татарстанда яшәүчеләрнең паспортында фамилия, исем, отчествоның татар телендә дә язылуын ассызыклап билгеләп үтте.

«Кеше үз исем, фамилиясенең татар телендә язылуын тели икән, бу мөмкин хәл. Чөнки туган телдә фамилия һәм исемнәр башкача языла, ул борынгы бабаларыбызга барып тоташа», – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты.

Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин: «Без – исемсез кавем балалары түгел. Кешенең кайсы кабилә, нинди тамырдан икәнен күрсәтәсе килә. Буш берәмлек түгел без», – ди.

Паспортта милләте күрсәтелмәү сәбәпле, Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше үзен кимсетелгән дип хис итә икән. Андыйлар Мәскәүдә, Петербургта, башка зур шәһәрләрдә күп. Күпләр паспортта милләт графасын бетерү зур хата булган дип исәпли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар