Логотип
Яңалыклар

Партия системасы алга таба да үсәчәк

РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булып төркәлүчеләрнең яртысы – партия, яртысы бер мандатлы округлар буенча сайлана.
 
Бу сайлауларның үзенчәлеге нәкъ шушында. 2011 елгы Дәүләт Думасына сайлауларда җиде партия вәкилләре катнашкан булса, бу юлы аларның саны ундүрткә җиткән.
 
«Партия системасы алга таба да үсәчәк һәм без моны билгеләп үтми кала алмыйбыз», – диде журналистлар белән әңгәмә вакытында галим-сәясәтче Андрей Большаков.
 
Көннең беренче яртысында Аксубай, Апас, Кайбыч районнарында тавыш бирүчеләр 80 процент күрсәткенчене узып китте. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова сайлауларның тыныч баруы һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүчеләре булмавын әйтте.

Республика сайлау участокларында 12,5 меңләп күзәтүче билгеләнгән, шуның арасында 17 илдән килгән күзәтүчеләр дә бар.

«Пычрак, сасы су өчертәләр дип җиде депутатка барып җиттем, ишетмәделәр, – диде Биек Тау районында яшәүче 73 яшьлек Фирая Хакимова. – Безне ишетә, ярләмгә килә торган депутатларны сайласак иде!»
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар