Логотип
Яңалыклар

Опера җырчысы Аида Гарифуллина... пәрәмәч пешерергә өйрәтә!


Бу көннәрдә атаклы опера җырчысы, Вена операсы солисты Аида Гарифуллинаның өр-яңа талантларын ачтык! Инстаграмдагы битенә үзе пешергән эремчек ватрушкасын тотып, елмаеп төшкән фотосын куйган. Россиянең ЭКСМО китап нәшрияты ярты ел элек атаклы җырчыга кулинария буенча китап язу тәкъдиме белән чыккан.

– Күптәнге хыялым иде бу. Китапка үземнең иң яраткан рецептларымны туплап бирәчәкмен. Мин аларны еллар дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан җыйдым. Ә китап «Еда как песня» дип аталачак, – ди Аида Гарифуллина. –

Амальфи, Рим, Капри, Леон, Марсель, Вена кебек шәһәрләрдән җыелган рецептлар арасында яртысыннан күбрәген татар халык ашларына багышланганнары алып торачак. Өчпочмак, гөбәдия, җимешләр белән фаршланган үрдәк...

Аиданың бу яңалыгы безгә җитә калды. Тиз генә җырчының әнисенә – Казан шәһәре Думасы депутаты, София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры Ләйлә Илдар кызы Гарифуллинага шалтыраттык. Кызының китап язуына нәрсәләр этәргеч ясаган икән?

Безнең зур дәү әни – Биккиниева Фәүзия Хәйрулла кызы – аш-су әзерләргә бик оста иде. Ул пешергән пирог, бәлешләр телеңне йотарлык була торган иде. Аида кечкенәдән шушы өй атмосферасында, җылы, рәхәт дөньяда бөтенесен күреп, күңеленә сеңдереп үсте. Күз алдында һаман шул картина: өстәл тирәсендә бергәләп пилмәннәр ясыйбыз, пирог пешерер өчен кәбестә турыйбыз. Гөбәдия пешерергә уйласак, башта кортын әзерләп куябыз. 3 литр сөтне мичтә тәмам кызарганчы 3 сәгать кайнатабыз, аңа ярты литр катык, май, шикәр комы кушабыз. Бәләкәй Аида да безнең янда кайнаша. Яулык бәйләп, алъяпкыч ябып, камыр белән мәшәләнү аңа бик ошый. Ә зур дәү әниебез – үзе бер шәхес. Ул бик таләпчән, гадел, тыйнак, чиста-пөхтә әби иде. Бөтен гаиләне берләштереп тора. Кул эшләренә дә оста: тегә, чигә, бәйли. Аида зур дәү әнидән әнә шул осталыкларның барысын да үзләштерде. Казанда чакта Аиданың иртәнге чәйгә өлгерткән коймаклары бик уңа торган иде. Кәгазь калынлыгында нечкә, чит-читләре бөдрәләнеп тора, авызга алуга кетердәп китә иде ул коймаклар. Аиданың китабында 35 төрле ризыкның фотолары, рецептлары урын алачак. Татар кухнясы аеруча зур урын алып торачак. Токмачлы аш та, бәлеш, кыстыбый, пәрәмәчләр да булачак анда. Аиданың китабы озакламый дөнья күрер дип өметләник.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар