«Җомга көнне өйләнешәләр, сишәмбе аерылышырга киләләр...»

– Без бүген балаларга карьера ясарга комачаулаучылар итеп кенә карыйбыз, –диде Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ. – Хатын-кыз ике бала тапса герой кебек йөри... Һәр гаиләгә өч бала алып кайтырга кирәк. Кызганыч, кызларыбызны гаилә өчен үстермибез. Телне саклап калу турында уйламыйбыз. Балаларны җәйге ялга авылга кайтарып кына туган телгә өйрәтеп булмый. Бүгенге әбиләр хәзер русча яхшы сөйләшәләр
– Гаилә – милли дәүләтнең нигезе, – диде үз чыгышында язучы, сәясәтче Фәүзия БӘЙРӘМОВА. – Инде биш гасырга якын татарның үз дәүләте булмаса да, аның теле, дине, гореф-гадәтләре гаиләдә сакланып калган. Тик без бүген кимибез. Ачлык, сугыш елларында да кимемәгән татар нигә бүген кими? Беренчедән, ул табигый рәвештә кими. Икенчедән аны катнаш никахлар йота. (Читтәге татарлар арасында катнаш никахлар бүген 80-90 процентка кадәр җитә). Оешкан татар гаиләләре дә төрле сәбәпләр белән таркала. Мәсәлән, узган ел Әгерҗе районында 111 гаилә барлыкка килгән һәм 110 гаилә таркалган. Көнбатышка ияреп, ялгыз яшәүчеләр арта – аларга шулай рәхәт. Буйдаклар бик күп – өйләнмибез, фәкыйрьлектән куркабыз диләр. Яшәп киткән гаиләләрдә дә балалар 1-2 дән артмый – без үзебезне үз кулларыбыз белән юкка чыгарабыз.
Татар гаиләсе нинди булырга тиеш, бүгенге яшьләргә гаиләләрен саклап калырга ничек ярдәм итәргә? Чыгыш ясаучыларрның күбесе шушы мәсьәләләргә тукталды.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.