Олимпия уеннарында Лиана Ганееваның голы матчның нәтиҗәсен хәл итте!

Олимпия уеннарын күзәтеп баручылар бүген иртүк (6 сәгать 10 минутта) безнең кызларның хоккей уйнаганын карап, эйфория кичергәндер. Россия  хатын-кызлар җыелма командасы, плей-офф кысаларында уйнап, Швейцария командасын 6:2 исәбе белән җиңде бит! Шулай итеп, безнекеләр Олимпия уеннарының ярымфиналына  үтте! Юкса, АКШ командасына җиңелгәч, бөтенесе бетереп  ташлаган иде үзләрен. Канада, Финляндия командаларына да җиңелделәр башта. Россия җыелма командасы һөҗүмчесе Илья Ковальчук та, кызларны үпкәләтеп: «Все не как у людей», дип алар адресына катырак сүзләр әйтеп ташлады җитмәсә! Ә бүген алар могҗиза ясады! Олимпия медаленә өмет уянды. Команданың тренеры Алексей Чистяков та өченче урын өчен көрәшәбез дип белдерде журналистларга.




Бу җиңү турында көндезге 11 ләрдә супермаркетта чиратта торганда ишеттек. Бер ир-атның: «Ганеева җиңү китерде!» дип әйтүе булды – телефоннан интернетка кердем.       

Матчның беренче периодында Анна Шохина керткән алкалардан соң, безнекеләр алга чыга. Икенче 20 минутта көндәшләр 2 шәр гол алмаша. Җиңүгә китерә торган гол исә Лиана Ганееваныкы була! 5 нче голга да Лиана пас бирә!  Мин икеләтә сөендем. Чөнки Лиана –  якташыбыз (әнинең авылдашы), Байсар кызы. 6 яшьтән тимераякта шуа башлаган кыз. Хоккейга мәхәббәте – әтисе белән абыйсыннан. Бүгенге көндә  Ухтаның «Арктрик–Университет» командасында уйный. Кукмара кызы Фәнүзә Кадыйрова да – шул командада. Кызларның икесенә дә Олимпия уеннарында катнашу бәхете елмайган.

Мактанасым килеп, күңелле хәбәр җиткергән ир-атка : «Ганеева безнең якташ!» – дип куйдым. «Исеме ничек?» дип сорый. Аннары: «Котладыңмы соң?» – дип кызыксынды. Кара, шәп идея бит бу!  

Тиз генә Лианага котлау язып салдым, медаль белән кайтыгыз, дидем. «Зур рәхмәт! Тырышырбыз!» – дигән җавабы килде.

Ватсап аша элемтәгә чыкмакчы идем дә, төрле эшләр артыннан чабып, көн кичкә авышкан.  Кореядә инде йоклыйлар икән бит (анда Мәскәү вакыты белән алтыт сәгать аерма икән). 

Әни авылга, Лиананың әти-әниләренә шалтыратты. 

Әтисе Альберт абый да, әнисе Альбина апа да бик сөенгәннәр. «Бөтен уеннарын карап барабыз. Күңелебез белән Кореядә без. Лиана үзе дә шалтыратып тора. 19 ында Канада командасы белән уйныйлар. Иртәгә иртән шалтыратып, үзе белән дә сөйләшә аласыз, – ди Альберт абый. Аннары: «Көн саен догаларны укыйбыз, җиңеп кайтуларын телибез инде. Лиананың абыйсы Артур белән хатыны Миләүшә дә биш вакыт намазны калдырмыйлар. Артур бит мәчеттә дин сабаклары укыта», – дип өстәп куя.

Димәк, иртәгә Лиана белән сөйләшәбез.

     
    

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 27 июль 2021 - 09:38
    Без имени
    Сенлебез Лиананын мондый зур унышына безнен соенуебез чиксез.Кечкенэдэн хыялланга хыялын уз тырышлыгы белэн тормышка ашырды ул.Бугенгедэй куз алдында,эле укыргада кермэгэн кечкенэ генэ кыз,абыйсы мэктэптэ вакытта,икешэр кат йон оек белэн конь ки киеп боз мэйданчыгында шуарга ойрэнэ.Еллар узган саен остара барып, олимпиадаларга катнашу хокукы ала.Анын зур унышларга ирешуендэ эти-энисе,абыйсыда зур этэргеч була.Янаданда сэламэт булып,барлык якыннарын соендереп зур зур унышлар яуларга язсын! Минем ана карата хормэтемне,яратуымны ана багышлап язган шигерем аша житкерэсем килэ. Хоккей мэйданчыгы уртасында Ботарелэ нэни бер кызчык. Аягында абыйсы конькие- Олы икэн бигерэк,чукынчык. Абыйлары кызып хоккей уйный Кызчык хаман шунда бутала.Бер кулында шайба, Бер кулында шайба,берсендэ кэшэкэ Тырыша ул шулвй уйнарга. Гажэплэнэ халык:"ничек инде Хоккей уйный бозда кыз бала?!" Еллар уткэн саен остара ул, Кунеллэргэ якты нур сала. Еллар утте аккан сулар кебек, Усте кызчык ныгып,житлегеп Мактау кэгазьлэре,медальлэре Эйтеп бетергесез куп торле. Хоккей уйнау зур тырышлык сорый, Купме кочлэр ана тугелэ. Уйный белу осталыгын сенлем, Алган медальлэрдэн куренэ. Америкага барып бронза медаль Алу бэхетенэ ирештен. Э йорэклэр сина уныш телэп, Кукрэк читлегендэ тибеште Унышлары арта гына бара, Алма-атада алтын медаль ала. Ата анасы,барлык якыннары Лиана очен чиксез шатлана. Куанабыз шулай сина карап, Нык бул,сенлем,шайба шикелле. Синен хоккей уйнавынны карау, Белэсенме...ничек кунелле!!!
  • 27 июль 2021 - 09:38
    Без имени
    Фанузэ Кадыйрова Кукмара районы Сардекбаш авылы кызы
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8636
    10
    103
  • Егетемне кыйнадым – Ышанмыйсызмы? Чынлап әйтәм! Ул бу хакта хәтта полициягә хәбәр иткән.
    8909
    2
    71
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    8735
    8
    68
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4369
    4
    49
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 июль 2021 - 18:22
    Без имени
    Мене шулай кысылып купме бала бехетсез шул.Узебезнен баштан утте
    Кемнәрдән бәйләтим яраны?
  • 25 июль 2021 - 19:20
    Без имени
    Ай, рәхмәт яугырлары!!!!! бик тә нык сөендем бала өчен! Нянечкага рәхмәт!!! Йөрәкләренә, бәгырьләренә үтә торган итеп аңлатып әйтә белгәне өчен! Аллаһы Тәгалә аның аша, ир белән хатынга туры юл күрсәткән, гомерлек үкенечкә юл куймаган.
    Өч кенә көнгә...
  • 24 июль 2021 - 15:57
    Без имени
    Уф.... Йорэккэемне....
    Өч кенә көнгә...
  • 26 июль 2021 - 14:07
    Без имени
    Нәкъ шулай . Тик партнер бер генә булырга тиеш , югыйсә , хатын - кыз үзенең тәнендәге җепселләрен башкаларга таратып , үзе авыру булып калачак .
    ​Назлану өчен алты медицина сәбәбе
  • 22 июль 2021 - 16:52
    Без имени
    Мондый язмаларны еламыйча укый алмыйм,чонки минем бабамда узган ул концлагерларны,9май житсэ бакча артына чыгып жылый иде, соныннан Аны оправдали, ещё орден бирделэр,Бер солдаты коткарган очен,рэхмэт Ана,онытмаган...
    Ева-Мөслимә
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан