«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Гаилә» мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин катнашында матбугат конференциясе узды.
«Гаилә
» мәчете тарафыннан оештырылган «Нәселебез шәҗәрәсе
» һәм «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дигән бәйгеләр хакында Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәгеләрне җиткерде:
– Әлбәттә, без – хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимнәр даими рәвештә: «Туганлык җепләрен өзмәгез, аларны белегез», – дип вәгазьлибез. Әлеге нияттән халкыбыз, яшь гаиләләребез тамырларын белсеннәр дип шушы бәйгеләрне оештырырга булдык.
Милләтебезнең үткәнен, тарихын белмәсәк, безнең киләчәгебез юк. Һәрбер гаиләнең үз тарихы, үз мирасы бар. Күпләр әби-бабаларыннан гайре башка туганнарын белми дә. Бу кешеләргә шәҗәрәләрен барларга архивлар һәм музейлар ярдәм итә ала.
Бәйге 2018 елның 30 апреленә кадәр дәвам итә. 9 майда аңа йомгак ясалачак. Катнашучыларның яше чикләнми.
Эшләрне кабул итү тәртибе түбәндәгечә:
* гаилә шәҗәрәсе (А4 форматында);
* нәсел турында бер битлек сочинение (14 нче шрифт, интервал-1, А4 форматында);
* өстәмә материал – шәхеснең сурәте;
* материалны әзерләүче турында белешмә.
Шәҗәрәне кәгазьдә яки электрон вариантта
gailya.mechet@gmail.com адресына юлларга кирәк.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
фото:
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/05/157400/
Комментарий юк