Логотип
Яңалыклар

Мой налог

Үзмәшгульләр үзләренең бизнесын – «Мой налог» кушымтасы аша алып баралар. Түләүләр теркәлеп барыла, чекларны клиентларга җибәрәләр. 

 

Үзмәшгульләр үзләренең бизнесын – «Мой налог» кушымтасы аша алып баралар. Түләүләр теркәлеп барыла, чекларны клиентларга җибәрәләр. 

 Әгәр үзмәшгуль нәрсә дә булса сатса, яки хезмәт күрсәтсә, ләкин чек ясарга онытса (яки махсус ясамаса) аны кергән сумманың 20% ына (ләкин 1000 сумнан кимрәккә түгел) 129.13 НК РФ буенча штрафка тартылырга мөмкин. Әгәр дә үзмәшгуль ярты ел буена үзенең керемен теркәргә оныта икән, аңа бөтен кереме күләмендә штрафка тартылу куркынычы яный. 

Мисал өчен, сез 5000 сумга  күн сумка саттыгыз, әмма «Мой налог» кушымтасында керемегезне күрсәтергә оныттыгыз ди – 1000 сум штраф түләргә тиеш буласыз. Ярты ел дәвамында тагы 6000 меңлек товар сатуыгызны күрсәтергә исегездән чыкты ди, бу очракта инде 6000 мең сум штраф түләргә туры килә. 

Онытылганнан соң, берникадәр вакыттан соң искә төшереп чек ясаган очракта – кечкенә тәртип бозу дип карала һәм штраф салынмый. Әгәр чекларны гел үткән дата белән эшләүне гадәткә кертәсез икән, «онытылган»  сумманың 20% штраф тартылу мөмкинлеге бар.   

«Мой налог» кушымтасы гаделлек системасына корылган. Шуңа күрә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләргә исәп-хисап счеты ачу һәм банк карточкасын бу кушымтага бәйләү кирәкми. Барлык түләүләр дә мөстәкыйль рәвештә күрсәтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар