«Мәхәллә 2.1»

18-23 ноябрь көннәрендә Казанда узачак мөселман лидеры мәктәбе шулай атала. Әлеге мәктәпне КФУның халкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкне өйрәнү Институтының ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү Ресурс үзәге Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты ярдәмендә оештыра.
Мөселман лидеры мәктәбенең төп максатларының берсе – яшь мөселманнарны социаль яктан активлаштыру, булган потенциальны җәмгыятькә файда китерүгә юнәлдерү һәм халыкка ислам кыйммәтләрен аңлату. Биш көн дәвамында яшьләр ислам дөньясына билгеле шәхесләр – Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чуашстан мөселманнары мөфтие Альбир хәзрәт Крганов, Саратов өлкәсе мөфтие Мөкәддас хәзрәт Бибарсов һәм башкалар белән очрашачаклар; лекцияләр укылачак, тренинглар узачак. «Мәхәллә 2.1» мәктәбендә катнашучы һәркем ахырда үз проектын булдырып, аны тормышка ашыру юлларын билгели ала.Мөселман лидерлары мәктәбе үзенең эшен 23 ноябрь көнне фестиваль белән тәмамлаячак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
19 апрель 2021 - 18:53Без имениАллакаем бирса булыр без 15ел котэбез онык бердэ булмый диеп кул селтэмилэр хэзер эко бар. Унышлар сезгэ. Выше нос и алга.Мин бала таба алмаячакмын….
-
18 апрель 2021 - 20:50Без имениИзге Рамазан айларында киткән, авыр туфрагы җиңел булсын.🤲🙏Габдерәхим соңгы сулышын намазлык өстендә алган
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.