Логотип
Яңалыклар

«Мисс Татарстан» конкурсын оештыручылар: «Безнең конкурста матурлык белән генә булмый»

Менә инде 20 елдан бирле Татарстанда гүзәлләрне барлыйлар. Республикада гына түгел, ил күләмендә танылу алган «Мисс Татарстан» конкурсы быел егерменче тапкыр оештырыла.

 Шул уңайдан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында конкурсны оештыручылар белән матбугат очрашуы узды. «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы Президенты Изольда Сахарова белән конкурсның режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Волконадский быелгы конкурсның үткән еллардагыдан нәрсә белән аерылуы турында сөйләде, серләрен ачты.

«Вакыт узганын сизми дә калганмын – инде конкурсның егерменчесен үткәрер вакыт та килеп җиткән. Мин аның яшәвенә, үсә баруына куанам. Татарстанда матур кызларның туып торуына шатланам. Матурлык конкурсы ул әле подиумнан матур итеп атлап бару гына түгел, зур җаваплылык та. Кызларыбыз ил һәм дөнья күләмендә Казанны, Татарстанны танытачак бит», - дип сөйләде конкурсның «ана»сы Изольда Сахарова.

Быел «Пирамида» сәхнәсенә 30 гүзәл чыгачак. Сайлап алу туры бик катлаулы булган, чөнки матур кызлар бик күп килгән. «Шуңа күрә шактый сайланырга туры килде. Элек кызлар «мин матур бит» дип, тышкы матурлыкларына гына ышанып киләләр иде, ә соңгы елларда аңладылар: без тышкы матурлыкны гына түгел, эчке дөнья байлыгын, акыл дәрәҗәсен һәм башка сыйфатларны да барлыйбыз. Кызларның әзерлекле килүләре бик сөендерә», - дип фикерләре белән уртаклашты режиссер Михаил Волконадский. Матбугат очрашуына акыллы матур кызлар үзләре дә килгән иде. Сүз уңаеннан, «Мисс Татарстан-2017» титулы иясе, «Мисс Россия-2017» милли конкурсының ТОП-20легенә кергән Зөлфия Шәрәфиева КФУның исәпләү математикасы һәм кибернетика факультетын тәмамлаган. Ә «Мисс Казан-2017», «Мисс Россия-2017» милли конкурсы финалисты Камилә Харисова ике югары белем алган: реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, шулай ук инглиз теленнән тәрҗемәче белгечлекләре.

 Кызлар «Сезнең өчен матурлык нәрсә ул?» дигән сорауга да җавап бирде. Зөлфия Шәрәфиева: «Акыл, эчке дөнья байлыгы булмаса, матурлык булмый, тышкы матурлык тоныклана», - дип җавап бирсә, икенче гүзәл – Камилә Харисова: «Матур булмаганнар юк, үз матурлыгын күрсәтә белмәүчеләр генә бар. Аны башкаларга күрсәтү өчен эчке ышаныч, харизма кирәк. Моңа ирешү өчен мин үзем дә шактый тырыштым», - дип фикерен белдерде.

 «Мисс Татарстан» конкурсында катнашып чыныгу алган кызларның язмышы төрле: кемдер бәхетен гаиләдә тапкан, өчәр бала табып үстерүче «мисс»лар бар икән. Кемдер карьераны өстенрәк күргән: Victoria's Secret, Dolce&Gabbana кебек дөньякүләм танылган брендларны рекламалаучы кызлар да бар икән. Зөлфия белән Камилә исә хәйрия чараларында, җәмәгать эшләрендә актив катнашуларын белдерделәр. «Мисс»ларның күбесен быелгы «Мисс Татарстан» конкурсының финалында «Пирамида» сәхнәсендә күреп булачак.

 Оештыручылар быелгы конкурсның бөтен серләрен ачарга теләмәде, сюрприз булып калсын, диделәр. Шулай да, матур тамаша күрәчәксез, дип ышандырдылар. Танылган кунаклардан модельер Вячеслав Зайцев һәм шоумен Тимур Родригез булачак.

Быелгы «Мисс Татарстан» конкурсының финалы 24нче гыйнвар көнне «Пирамида»да узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар