Логотип
Яңалыклар

​ Милли китапханә – чемпионат дулкынында

 Фото: автор

Футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре нинди чаралар уздыра? Бүген IT-парк матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе директоры Сөембикә ҖИҺАНШИНА әнә шулар турында сөйләде. 

18 июньдә «Укы.Уйла. Сөйлә. – Читай. Думай. Говори. – Read.Think. Speak» шигаре белән узган «Паркта китапханә» бәйрәме Казан, Татарстан халкында гына түгел, чемпионат кунакларында да зур кызыксыну уяткан. Лобачевский исемендәге скверда көне буе студентлар,  артистлар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, Питрәч һәм Биектау районыннан килгән китап укучылар чыгыш ясаган. «Ачык микрофон» рубрикасында язучылар һәм шагыйрьләр яраткан шигырьләрен укыган. Чара кысаларында узган Кече-Сабантуй исә бәйрәмгә үзенчәлекле милли төсмер биргән. Балалар өчен үткәрелгән төрле мастер-классларларда, «Футбол ясыйбыз» дигән арт-импровизациядә кечкенәләр теләп катнашкан. Гомумән, әлеге чара 800 ләп кешене бер скверга җыйган. Австралия, Мисыр, Иран, Иордания, Марокко, АКШтан килгән туристларга да ошаган китап бәйрәме. 50 кеше чемпионат көннәрендә китапханә хезмәтеннән файдалану, атаклы уку залларында утыру өчен китап укучы билетын ясатып алган. Буккроссинг киштәләрендәге 200 ләп китап шундук таралып беткән. Бәйрәм исә флешмоб белән тәмамланган. Китапханә хезмәткәрләре FIFA сүзе булып тезелеп саубуллашканнар. 

Сөембикә Разил кызы бу көннәрдә спорт темасына китаплар, журналларның күп укылуын хәбәр итте. «Спортивный Президент. Спортивный Татарстан» китабы аеруча популяр булган. Милли Китапханә бинасы, аның архитектурасы чит ил туристларында зур кызыксыну уяткан. 

Сөембикә ханым үзе дә ял көннәрендә спорт Казаны белән рәхәтләнеп танышып йөргән. Казаныбыз урамнарына чит ил кунаклары күзе белән карап хозурланган. Туганнары, якыннары, хезмәттәшләре чын футбол фанатлары икән. «Без чемпионат дулкынында яшибез», – диде Сөембикә Җиһаншина журналистлар белән әңгәмәсендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар