Логотип
Яңалыклар

Җәмил ага Зәйнуллин вафат

Җәмил абый вафат... Безнең Җәмил абый... Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин. 

Җәмил абый вафат...
Безнең Җәмил абый...
Күренекле гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор Җәмил Габделхак улы Зәйнуллин. 

Озак еллар Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетында көнчыгыш телләр кафедрасын җитәкләде ул. Аннан Көнчыгышны өйрәнү институтына нигез салды, ул институтның беренче директоры булды. 
Гадел.
Таләпчән.
Аталарча кырыс.  

Җәмил абыйда (үзебезнең аңа әтисе исемен кушып дәшкәнебезне хәтерләмим. Барыбыз өчен дә ул «Җәмил абый» гына булды) укыган элеккеге студентлары барысы да аны бүген шулай дип искә алыр.

Ул безгә үз фәнен генә өйрәтмәгән, тормыш дәресләре дә биргән. Милләтнең киләчәге хакында уйлаган, аның безнең кулларда икәнен төшендереп, безнең нинди булырга тиешлегебезне аңлаткан. Хатын-кызның инсафлыгын саклау («Татар кызлары чалбар кими! Чәчен-башын туздырып йөрми!»), динне тарату (Коръән аятләрен өйрәнү дәрес программасында булмаган бит инде ул, ә ул өйрәтте!), өлкәннәргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, киләчәгең турында бүген уйлау кирәклеге, кеше ялгышларын кабатламау... Әйе, без аның дәресләрендә гарәп хәрефләре генә өйрәнмәдек, тормышның бу яклары турында да сөйләштек. 

Белемне дә төпле, ныклы итеп биргән ул безгә. Гарәп теле өйрәнүне соңыннан  дәвам иткән группадашлар: «Безгә аннары уку бик җиңел булды. Җәмил абый  безгә телне онытмаслык итеп сеңдергән», – дип язалар. 
Рамазан аенда, җомга көнендә, Кадер кичен көткән чакларда ахирәткә күчүендә дә хикмәт бардыр...

Якыннарының, аны белгән, аны бу көннәрдә җылы сүзләр белән искә алган һәркемнең авыр хәсрәтен уртаклашабыз. 
Остазыбызның авыр туфрагы җиңел, урыннары җәннәт түрләрендә булсын...
Догада булыйк... 

Фото: https://ru.wikipedia.org/wiki 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жэмил абый безгэ шулхэтле топле белем биргэн ки- 2013 елда бугай галим Энвэр Хэйринен «Ибн Фадланнын Болгарга сэяхэте» китабын редакциялэгэндэ гарэп графикасы белэн гарэпчэ сузлэрдэ хаталар таптым! Бик аптыраган иде мэрхум Энвэр абый.

    Хәзер укыйлар