Логотип
Яңалыклар

Мандариннар өчен рәхмәт, Ландыш!

«Мандариннар». Ландыш. Кариев театры.

Шушы өч сүз редакциядә ничәмә-ничә мәртәбә кабатлангандыр! Безнең Ландыш Әбүдәрованың «Мандариннар» китабын тәкъдим итүне Кариев театры артистлары сәхнәләштерелгән тамаша итеп әзерләгән. Театрдагы үзенчәлекле атмосфера, яшьләр, җылылык безне шундук бөтереп алды! Һәр тарафта – мандариннар. Кәрҗиннәрдә, өстәлләрдә, кулларда... Ә сәхнәдә – тагын да шәбрәк! Йолдызлар, Париж, Эйфель манарасы, тәрәзәдән күренгән Октябрь, сары яфраклар, кофе исе... 

Алсу, Эльза, Диана, Нәфисәләр ؘ– Ландыш геройлары... Сәхнәдән мандарин төсендәге, кояш төсендәге шарлар оча... Джуна төркеме музыкасы, Калеб төркеме, Айгөл Хәйринең «Гөлҗамал»ы... Режиссерлар, сценарий авторлары, бизәлеш... Бар да затлы, заманча. Без эйфория хәлендә сәхнә дулкынында тирбәләбез.

Алсу күлмәкле Ландыш үзе дә әкият кызы кебек. Каушап-сөенеп сәхнәгә күтәрелә. Әле ул сөенечен аңларлык хәлдә дә түгел бугай. Тамаша залында Илдары, кызлары, Актаныштан килгән әнисе, апасы, кайнанасы, кайнатасы... Дусларым Уфадан ук килгән. Лотереяга билетлары уйнаталар. Бәхетле билетларга Ландыш үзе ясаган курчаклар, үзе бәйләгән оекбашлар, үзе пешергән тәм-томнар эләгә. Автор автографлы китапларын укучыларына өләшә. Һәр тарафта мандарин исе, чәчәкләр исе. 

Бик затлы, зәвыклы бәйрәм ясадың, Ландыш! Рәхмәт!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльмира залдагы безләрнең күңел халәтен бик матур итеп җиткерә алган... Ландышка иҗат уңышлары телим... Китапның соңгысы булмасын... Тагын, тагын булсын... Көтеп калабыз...

    Хәзер укыйлар