Логотип
Яңалыклар

Максат – 70 миллион агач утырту

Татарстанда бүген Бөтенроссия «Урманны саклыйк» дип аталган чара узды.

Республикабызның 170 мәйданында 1 миллионга якын агач утыртылды. Болар – чыршы, нарат, Себер карагае, юкә, кызыл миләш, имән һәм каен.

Россиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, «Сад памяти» коммерцияле булмаган автоном җәмгыяте һәм «Экосистема» хәрәкәте оештырган бу чара Татарстанда былтыр да узган иде. Анда 20 меңнән артык кеше катнашты, 600 гектар мәйданда 2 миллионнан артык агач утыртылды.

«Урманны саклыйк» чарасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар