Логотип
Яңалыклар

Лондонда яшәүче татарлар Россия Президентын ничек сайлаган?

Бүген Россия Президентын сайлауда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә актив катнашты.
Гаиләсе белән Лондонда яшәүче Луиза Хисаметдинова да үзенең гражданлык бурычын үтәп кайтуы турында хәбәр итте. «Бездә сайлау Россиянең Лондондагы вәкиллегендә үтте. Сайлауга килүчеләрдән зур гына чират тезелгән иде. 25ләп өстәлдә вәкилләр утырды, аларга үзебезнең контактларны калдырдык һәм, бюллетеньнәр алып, үз тавышыбызны бирдек. Сайлау участогыннан чыкканда «Беренче канал»хәбәрчеләре каршы алды, интервью бирдек. Бездә бүген кар явып торды, шуңа күрә үзебезне өйдә – Россиядәге кебек хис иттек», – дип фикерләре белән уртаклашты Луиза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар