Логотип
Яңалыклар

Әлмәттә сайлаулар Фирдүс Тямаев концерты белән тәмамланачак

Бердәм мәгълүмат үзәгендә республиканың эре шәһәрләрнең башлыклары белән онлайн матбугат очрашуы да уза. Әлмәт башлыгы Тимур Ногманов элемтәгә шәһәрнең Нефтьчеләр мәйданыннан чыкты. Анда сайлау уңаеннан халык бәйрәмнәре оештырылган.

Кичә Әлмәт спорт башкаласы булса, бүген шәһәрдә  ризык фестивале – «Урам-тайм» уза. Шәһәр башлыгы үзе дә халык арасында иде. Ул сайлау барышы белән канәгать булуын әйтте. Шәһәр һәм район сайлаучыларының 70 проценты гражданлык бурычын үтәгән инде. Аның белдерүенчә, зур предприятиеле шәһәр өчен  сайлауларның өч көн узуы бик уңайлы. Бүген исә сайлау һәм фестивальне зур концерт белән тәмамларга ниятлиләр. Хедлайнерлар – Фирдүс Тямаев белән «Пицца» төркеме.
Тимур Ногманов сайлау участокларында менә инде өченче көн кулланылган батареялар җыюларын әйтте. Шулай ук гриппка каршы вакцинация ясау да оештырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар