14-17 февраль көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театры Казанга гастрольләр белән килә.  
- Театр елының башында без Казанга Камал театрына дүрт көнлек гастрольләр белән киләбез. Дүрт көнгә җиде спектакль күрсәтәчәкбез, - диде театрның директоры Фәридә Исмәгыйлова. 
Әлмәт театры – төрлелекне ярата торган, театраль тәҗрибәләрдән курыкмый торган коллектив. Аларның репертуарында бүгенге көндә 35 спектакль уйнала, ел саен 7-8 премьера чыгаралар. Быел гастрольләргә алып киләчәк спектакльләре дә төрле зәвыклы тамашачыга исәпләнгән:  
- Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” (режиссер – Зиннур Сөләйманов. 
Бу спектакль турында “иске авыздан яңа сүз” дип буладыр.  
 - Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстлары буенча “Медея: материал” мифы (режиссер – Эдуард Шахов)  
    ХХI гасырда миф телендә сөйләшмәгән театр бармы?  
- Зифа Кадыйрова әсәре буенча “Синсез килгән язлар” (режиссер – Лилия Әхмәтова) 
 Зифа Кадыйрова прозасын сәхнәдә күрергә теләүчеләр өчен менә дигән форсат. Фәридә Вәгыйзь кызы бу спектакльгә тамашачы зал тутырып килер, ди.  
- Туфан Имаметдинов һәм Равил Сабыр тексты буенча “Тынлыкта гына урын бар” (режиссеры – Туфан Имаметдинов) 
Сүзсез диярлек спектакль, диләр. Вербаль булмаган коммуникация телендә аңлаша алу сәләтен югалтмадыкмы әле? - Спектакль шушы сорауларга җавап эзли.  
- Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” (режиссеры – Илгиз Зәйниев) 
          
Хәзерге заман комедиясендә нәрсәләрдән көләләр?  
- Жан-Батист Мольерның “Әҗәлгә дару бар, диләр...” (Режиссеры Елена Кузина) 
        
 Ә элекке заман комедиясендә?  
         - Мең дә беренче кичә (автор һәм режиссер – Илгиз Зәйниев)  
    
     “Хатын-кыз яраткан кешесенә генә әкият сөйли...” дип чакыралар. Җырлы-биюле тамашада хәзерге заманның Шаһрезадәсе белән Шәһриярының мәхәббәт тарихы чыннан да әкият кенәме?  
     
          Быел Әлмәт театры 75 еллык юбилеен билгели. Юбилей чарасы октябрь аена билгеләнгән.  
                                                                                   
 
        
 
        
        
        
        
        
        
        
Комментарий юк