Логотип
Яңалыклар

Лилия Маврина: "Сайлауларда 222 кандидат катнаша. Шуларның 38 е - хатын-кыз".

Хәерле иртә, Татарстан! "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге штабында кызу эш көне. Журналистлар өчен брифинг бара.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре, алдан тавыш бирүне оештыру комитеты рәисе Лилия Николаевна Маврина праймериз, аның үзенчәлекләре турында сөйли. Алдан тавыш бирү "Бердәм Россия" партиясендә киләчәктә кемнәр буласын күзаллау өчен дә оештырыла. Сайлауларда 222 кандидат катнаша. Шуларның 38 е - хатын-кызлар. Азрак, әлбәттә. Ләкин алар бик лаеклылар, актив гражданлык позицияле кешеләр, ди спикер. Яңа исемнәр дә шактый. Мәгариф өлкәсеннән, иҗтимагый оешмалардан, эшмәкәрлек өлкәсеннән... Һәр катнашучы - шәхес! Кандидатлыкка баручыларның уртача яше - 50 яшь.

Алдан тавыш бирүләрне оештыру комитеты рәисе Лилия Маврина быелгы праймеризның үзенчәлеген дә җиткерә: бердәм сайлаулар көнендә электрон тавыш бирү мөмкинлеге булдырылган. Оештыру комитеты праймеризга кадәр кандидатлар катнашында йөзләп онлайн очрашу, дебатлар үткәргән. Аларның барысын да кабат карап була. Спикерның үзенә күп балалы гаиләләрнең тормышын яхшыртуга, эшмәкәрлеккә, дәүләт идарәсе, партия эшчәнлегенә кагылышлы сорауларга игътибар зур булу ошаган.

Фото: Эльмира Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар