Лианабыз –хоккей буенча Россия җыелма командасы уенчысы

Бөтентатар хатын-кызлары оешмасы «Ак калфак»ның Актанышта узган күчмә утырышы һәр көне, һәр сәгате белән шаккаттырды дисәм дә ялгыш булмас. Кемнәр белән генә очрашмадык, кемнәр белән генә аралашмадык!.. Туган авылым Иске Байсар мәдәният йортының фойесында, әнә, авылыбызның асыл затлары фотолардан елмая. Хуҗалык җитәкчесе, Россия авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Рәүхәт Салихҗанов, язучы Вахит Имамов, баянчы Фәнис Гыйльметдинов, Минзәлә театры актрисасы Эльмира Хәйриева, психолог Айсылу Нәгыймовалар... Ә менә авылдашыбыз, яшьләр арасында Россия хатын-кызлар хоккей җыелма командасы уенчысы, Ухтаның “Арктик-Университет” хоккей командасы капитаны Лиана Ганиева очрашуга үзе дә килгән! (Безнең өчен ул тимердән бизәкле капкалар ясау остасы Альберт кызы!) Медальләре, вымпеллары, мактау грамоталары тезелеп тора! 2015 елда яшьләр арасында хатын-кызларның алкалы хоккей буенча Дөнья Чемпионатында иң яхшы уенчы дип табылды Лиана! Чемпионатның бронза призеры булды!
Шаян телле, бик тере һәм кыю, үзеннән оптимизм бөркелеп торган ут бөрчәсе 19 яшьлек Лиана белән аралашканда, аның өчен дә истәлекле булган бер кызык вакыйганы искә төшердем.
Хоккей җанатарлары хәтерлидер: Чехия командасы белән уйнаганда, безнең кызлар беренче матчта ук 3:1 исәбе белән җиңде. Американнар җиңүчеләр хөрмәтенә... Михаил Глинканың “Патриотик җыр”ын куйдылар. Россия гимнын яңгыратасы урында! Әйе, монысы да кайчандыр безнең гимн иде анысы... Безнең хоккейчы кызлар хөрмәт йөзеннән музыкаль әсәрне ахырынача тыңлап бетерделәр. Аннары капитан ассистенты Полина Болдырева, ник хәзерге гимн яңгырамый дип, оештыручылар янына йөгерде! Американнар тәки табалмады. Кызларыбыз югалып калмады: акапеллага Россия гимнын җырлады! Трибунадагы җанатарлар күтәреп алды! Безнең Лиана да шул командада иде...
фото: Алмаз Закиров
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.