Логотип
Яңалыклар

Кызлар кияүгә соң чыга башлаган

Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева үзенең чыгышында әйтеп узды. 

– Хәзер кызларның уртача кияүгә чыгу яше 29 га якынлашып килә, – диде ул. – Ун ел элек алар 25 яшьтә чыгалар иде. Бүгенгеләр гаиләне әби-бабаларыннан гына  түгел, ә әти-әниләреннән дә соңрак төзи.

Аның чыгышында уйландырырлык саннар тагын булды әле. 

* 2018 елда аерылышучылар саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 1 процентка кимегән. 13 меңнән артык гаилә таркалган һәм аларның 62 проценты 10 елдан азрак бергә яшәүчеләр.

* Һәр бишенче гаилә – катнаш никахтан төзелгән.

* 2018 елда үлүчеләр саны 1,7 процентка арткан. 2015 елдан бирле республикада мондый хәл беренче тапкыр күзәтелә.

* Вафат булган ир-атларның 45 проценты  65 яшькә кадәр яши алмаган. Хатын-кызлар арасында бу күрсәткеч – 18 процент.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар