Логотип
Яңалыклар

Коронавирустан куркып, инсультлы татарстанлылар дәваланудан баш тарта

Бүген Татарстан табибларын бик нык борчый торган бер хәл бар. Баксаң, Covid–19 вирусын эләктерүдән куркып, татарстанлылар хастаханәгә барудан баш тарта башлаган.

Бүген Татарстан табибларын бик нык борчый торган бер хәл бар. Баксаң, Covid–19 вирусын эләктерүдән куркып, татарстанлылар хастаханәгә барудан баш тарта башлаган. Бу исә кеше үз гомерен, сәламәтлеген бик зур кыркыныч астына куя, дигән сүз. 


Татарстан Республикасының баш ангионеврологы, КГМУның неврология кафедрасы профессоры Динә Хәсәнова сүзләренчә, инсульт билгеләре була торып та, вирус йоктырудан куркып, хастаханәгә барудан баш тартучылар саны 300 кешегә җиткән. «Хәле авырайгач, «ашыгыч ярдәм» чакырып та, хастаханәгә барудан баш тартучылар бер хәл, без алар турындагы мәгълүматны участок поликлиникаларына тапшырабыз, күзәтү астына алабыз, әле бит күпләр хәтта «ашыгыч ярдәм»не чакырырга да курка. Кан тамырлары катастрофасы өйдә үзлегеңнән генә дәвалый торган чир түгел.  Кызганычка, инсультлар саны кимеми. Узган елда Татарстанда 18 мең кешегә шушы диагноз куелган. Инсульт кешенең гомерен өзүче, гарип калдыручы чирләр арасында иң беренче урында тора. Пациентларның бары 8 проценты гына инсульт кичергәннән соң гадәти тормышка әйләнеп кайта ала. Инсульт вакытында беренче өч сәгать эчендә ярдәм күрсәтелүе бик мөһим. Вакытында ярдәм күрсәтелгәндә, 93-95 процент кешене исән алып калып була», – диде ул.   Инсультның билгеләрен дә санап чыкты. Болар: көтмәгәндә генә, кисәк бик каты баш авырта башлау, башка кайнар су койган яки авыр әйбер белән суккан кебек булу, кинәт кенә кул-аяклар ою, сөйләм бозылу, йөз кыйшаю. Әгәр дә шушы билгеләрнең берсе генә булса да кинәт башланса, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. 

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы, Казан шәһәренең 7нче клиник хастаханәсенең баш табиб урынбасары Зөлфия Ким да коронавирус пандемиясе чорында инфаркт очраклары кимемәвен, әмма хастаханәгә барудан баш тарту очраклары артуын әйтте. «Хастаханәдә коронавирус йоктыру куркынычы юк диярлек. Һәрбер стационарда буфер зоналар бар. Коронавирус булу ихтималыннан шикләнелгән пациентлар (температурасы булган очракта, коронавирус йоктырган кешеләр белән аралашса, салкын тию билгеләре күзәтелсә) шушы зонада чакта ук КТ ясала, анализлар алына. Нәтиҗәләр билгеле булганнан соң, алга таба авыруның кая урнаштырылуы хәл ителә», – диде ул. 
Табиблар әйтүенчә, Covid–19 инфекциясеннән вафат булучылар саны 1-5 процент, ә менә инфаркт һәм инсульт кичерүчеләр арасында бу сан 15-20 процент. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар