Когалымда Төбәкара Сабан туе

16 июнь, ХМАО-Югра төбәгендә чираттагы III Төбәкара Сабан туе гөрләп үтте. Әлеге бәйрәмне оештыручы Когалым шәһәрендә эшләп килүче «НУР» татар-башкорт иҗтимагый оешмасы шәһәр хакимияте белән берлектә оештырды. Бәйрәмне котларга Когалым шәһәре хакимияте җитәкчеләре, башка күп төр структура җитәкчеләре, Татарстан башкаласы Казаннан Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе яңалыклар чыгарылышын даими алып баручысы, журналист Гөлназ Гиниятова, «Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова, Башкорстан республикасы артистлары Фәдис Ганиев, Лилия Биктимирова, Гөлназ Асаева һ.башка бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәм тантанасы Татарстан Президенты Р.Н.Миннеханов котлавы белән башланып китте. Әлеге котлауны халыкка Гөлназ Гиниятова җиткерде: 

- «Хөрмәтле милләттәшләр! ХМАО-Югра төбәгендә яшәүче татарлар тормышы белән даими танышып торсак та, әлеге Казаннан 2500 чакрым Когалым каласына беренче тапкыр аяк басуыбыз. Без, Сезгә карап сокланабыз, мондагы халыкның бердәмлеге, ана теле - татар теле һәм халкыбызның гореф - гадәтләрен саклап калуда башкарган олугъ хезмәтләрегез чиксез зур рәхмәт әйтәбез. Киләчәктә дә без Сезгә зур уңышлар телибез». Татарстан Республикасы Президент котлау хатын, бүләкләрен тапшырды. Биредә бер-бер артлы котлаулар сәгатьтән артык дәвам итте. Гүзәл табигать кочагында оештырылган халкыбызның милли бәйрәмендә гасырлар буе сакланып килгән уеннарда катнашучы халыкның саны иксез - чиксез иде. Җылы сүзләргә бай күңелле, бәйрәм кичәсен бик матур итеп алып баручы Татарстанның «Болгар» радиосы алып баручысы Гөлназ Фәйзрахманова концерт программасын бик матур итеп алып барды. Әлеге бәйрәмгә Сургут шәһәреннән «Сандугач» җыр-бию ансамбле, Покачи шәһәреннән «Туган як» ансамбле йолдызлары, тагын бик күп тирә-як шәһәрләрдән үзешчән коллективлар килгән иде. Шулай ук, тагын бер иң күңелле мизгелләрнең берсе автор-башкаручы, татар- башкорт халкының яраткан җырлаучысы Илнур Мусинга Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы тарафыннан «Мәдәният өлкәсендәге зур казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Аны шушы уңышлары өчен ихластан котлыйбыз. Ә менә бәйрәмдә Көрәш батыры булып Илдар Садыйков тәкәне иңсәсенә салды. Бәйрәм күңелләрдә онытылмаслык мизгелләр калдырды. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
    6550
    0
    96
  • "Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
    9169
    0
    73
  • 4279
    0
    49
  • Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
    3427
    3
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 15 апрель 2021 - 10:33
    Без имени
    Йомшак күңелле балалар үзләре башлап сөйләшергә дә белмиләр шул. Минем дә бердәнбер улымның йөрегән кызлары үзеннән олы була. Ахрысы, кызлар үзләре кыюрак минем улымнан. Берни дә әйтеп булмый. Үзе тормышын үзе корсын, дип, барысына да риза мин.
    Улыбыз өч балалы хатын алган...
  • 15 апрель 2021 - 08:49
    Без имени
    Мескен апа, жылап укыдым. Рэхмэт Фагилэ
    Сания апа бәхете
  • 15 апрель 2021 - 09:13
    Без имени
    Тиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:36
    Без имени
    Кайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.
    Бумеранг законы 
  • 15 апрель 2021 - 06:49
    Без имени
    Гомер буе матур тороп булмый, аннан баланы сонга калп тапсан, устеруе читен. 35 тэ2 табалар.ул барбр хатынын ташламый, тормош алып баррга ул яхшы, балалары очендэ яхшы эни. Атнага 1 Ир курэм дип ят инде. Ялгзак булып. Анлаш. Анын б, н. Яшьлек утэ сизмисен олгайганны. Хатыны белсэдэ дэшми. Топле. Ул бары синен назын рэхэтлеген алыр оченгнэ килэ бит. Утрып чэйдэ эчмэгэч. Бу ярату тугел. Э син куркасын авырлыктан тормош алып бара алмам башка б, н дип. Акча эз булсада житэ. Куп булсада бетэ. Парлы булып анлашп яшэгэндэ житэ.
    Cөяркәм фатир бүләк итте
Реклама
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи