КИТТЕКМЕ АКТАНЫШКА? «АКТАНЫШ ГАРМУННАРЫ» ФЕСТИВАЛЕНӘ КӨТӘЛӘР!

Актанышлар тагын бер матур бәйрәм уйлап тапкан икән. 27, 28 июль көннәрендә анда «Актаныш гармуннары» дигән Бөтенроссия фестивале узачак. Мондый зур чарага актанышлар алыну гаҗәп тә түгел. Чын татар мохите булган, 99% татар яшәгән төбәктә тел, гореф-гадәтләр, гармуннар, гармунга кадер-хөрмәт сакланып калган. Анда бер генә бәйрәм дә җыр-моңсыз, гармунсыз үтми. Инсаф Хәбибуллин, Кирам Сатиев, Фәнис Гыйльметдинов, Мирзанур Фарукшин кебек атаклы гармунчыларны биргән Актаныш районы бит ул! Бүген дә районда сәнгать мәктәпләре эшләп килә, авылларда филиаллары бар. Район буенча 60-70 ләп бала гармунда уйный.
Болар хакында «Татар-информ» агентлыгында узган «Актаныш гармуннары» Бөтенроссия фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршында эшләп килүче традицион мәдәниятне үстерү бүлеге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, аның урынбасары Дамир Габдрахманов, Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Гармунчылар фестиваленә 300 дән артык катнашучы килүе көтелә. Самара, Төмән, Киров, Оренбург өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан Республикалары бу чарага ныклап әзерләнгән. Болардан тыш, 6 балалар фольклор төркеме дә килә икән. Фестивль табигатьтә, ямьле Агыйдел буендагы Сабантуй мәйданында узачак. Мичтә коймак-тәбикмәкләр пешеп торачак. Килгән кунакларны тәмле чәй белән сыйлаячаклар.Таңга кадәр гармун моңнары тынмаячак. 17 плакаттан торган күргәзмә, татар гармунына багышланган мастер-класслар барысы да тирән эчтәлекле, халык игътибарын җәлеп итәрлек итеп оештырыла. Әйтик, Саратов, Варакса, Вятский гармуннары кай яклары белән аерыла? Концерт гармуннары нинди була? Фестваль кысаларында ике бәйге оештырыла. Беренчесе – өч номинациядә ярышлар; икенчесе – гармун тартып ярышу. Шобага салып, кем беренче чыгыш ясавын ачыклыйлар. Ул ярыш трайон башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына үткәреләчәк. Гомумән, бу бәйрәмне Энгель Нәвап улы үзе башлап йөри: үзе гармун күтәреп чыга, барлык чыгымнарны да район күтәрә, район башлыгының шәхсән үз бүләге дә бар... Икенче көнне урам тутырып җырлап, гармуннарда уйнап, Актаныш басмаларыннан узып, гармунчылар «Актаныш урамнары» бәйрәмен бизәячәк. Фестиваль Актаныш гармунчылары парады белән төгәлләнәчәк. Ә Актанышта гармунга һәйкәл ачылачак.
Киттекме Актанышка? Көтәләр...
фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
Соңгы комментарийлар
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.