Кинофестивальнең дүртенче көне

Документаль фильмнар карауны дәвам иттем. Бу җәһәттән бер кызык нәрсә күзгә ташлана: әлеге жанрдагы фильмнар кыскарганнан кыскара бара. Фестивальгә килгән фильмнарның саны арткан да кебек. Әгәренки аларның метражларын, күрсәтү вакытын куша башласаң, бөтенесе бер тулы метражлы фильмнан артмас. 3-5 минутлык, 8-10 минутлык фильмнар байтак. Кыскалыкта – осталыктыр, бәлки. Аларны карап утыру рәсемле китап актарып утырган сыманрак. Укый белмәгән кешегә дә аңлаешлы янәсе. Авторлар үзләре мондый кыска ритмны яшьләргә, заманга яраклашу белән аңлаттылар. Имеш, компьютердан да карап була ич аларны. Ә менә миңа фильмда күтәрелгән, кузгатылган теманы сүтеп карау, уйлану кызыграк. Шуңа күрә документаль фильмнарның һич югы 30-40 минут бара торганнарын сайладым. Арада сәгать ярым дәвам итә торганнары да бар иде үзе.

«Лев Толстой һәм Махатма Ганди». Бай эчтәлекле фильм булып чыкты бу. Дөньяның ике читендә кешелек язмышы турында уйланган бу икәү үзара хатлар алышканнар икән. Фильмны Галина һәм Анна Евтушенко ике ил арасында йөри-йөри төшергәннәр.Шуңа акүрә Россия манзаралары Һиндстан бизәкләре белән, Африканыкы Лондонныкы белән аралаша. Ике бөекнең хат аша әңгәмәләрендәге төп постулат: явызлыкны явызлык белән басарга ярамый! Дөньяны матурлык коткарачак дигәндәй, кешеләрне яхшылык төзәтәчәк дип ышыналар алар. Кешеләрне дә шуңа ышандырырга тырышалар. Ни аяныч, явызлыкның әлегәчә басылганы юк. Нерулар династиясе, әнә, Джвахарлал Неру үзе дә, килене Индира Ганди да, Индира Гандиның уллары да – явызлык корбаны.

Явызлык кыска фильмнарда да тулып ята. «Жасмин» фильмы – Сүриядән сугышларны кичеп килгән фильм. Аның төп персонажы Жасмин исемле унбер яшьлек кыз таза-таза кешеләр илләрен ташлап, мөһаҗирлеккә киткәндә көрәшчеләр сафына баскан. Режиссер Әлмөхәммәд Кальфум фестивальгә тулы метражлы фильм алып килә алмавына офтана. Ни хәл итәсең, бөтен акча сугышка китеп бара. Пушкалар телгә килгәндә музалар дәшми, дигән мәгълүм гыйбарә көчендә. Югыйсә, Сүрия фильмнары үткән дистә елларда фестивальнең бизәге була торганнар иде. Ни кызганыч, фильм атамасына чыгарылган хатын-кыз исемнәре мәхәббәт маҗаралары уртасында түгел. Һаман да шул золым, явызлык, сугыш, гаделсезлек хатын-кызның яшәеш даирәсенә әверелә бара. «Фатыйма»да да ул шулай. Режиссер Паскаль Берсон үзенә яңа ватан итеп Францияне сайлаган кыз язмышы хакында сөйли. Ә менә режиссерның тәрҗемәчесе Акила Омәр Казанны сайлаган икән. Аның татарча акцентына игътибар иткән идем. Ул көлде генә «Ирем Рөстәм татар минем. Ә мин үзем Тунис кызы», – ди. Менә шулай. Фестиваль әллә нинди пәрдәләрне ача. Әйтик, Казан егете Руслан Вәлиев төшергән «З/К» дигән фильм әфган сугышы вакытында кыр госпиталендә шәфкать туташы булып эшләгән, үлемнәрне мең кат күргән Рәйхан исемле кыз турында, дөресрәге сугышны имин кичкән кызның туган шәһәренә кайткач күргән михнәтләре хакында. Явызлыкның битарафлык бөркәнчеге ябынганы тагын да хәтәррәк булуын төшендерә бу фильм. Кызык ки, фильмның операторы Александр шул Рәйханның улы икән. Рәйхан ханым үзе дә безнең арада утыра булып чыкты. Аның белән бер сөйләшеп утырырбыз әле. Бәлки, бу хакта киләчәктә язып та чыгармын.

Инде режиссер Алиҗан Насыйровның «Ата Бәет» фильмы турында. 1990 елда Бишкек янәшәсендә генә 1937-1938 елларда атылган репрессия корбаннарының каберлеге табыла. Шулай итеп шул көнгә кадәр каберләре билгесез дип уйланылган 137 кешенең сөякләре, ниһаять, кадер-хөрмәт белән җиргә иңдерелә. Бу 137 кеше арасында «халык дошманы» Түрәкол Айтматов та бар. Аның улы, дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматов атасының каберен озак еллар дәвамында эзли. Нибары егерме елдан соң гына Түрәкол Айтматовның хатыны Нәгыймә ханым һәм аның балалары – Чыңгыз, Илгиз, Роза, Люция «халык дошманы»ның 1938 елның ноябрендә үк атылганын белә алалар. Ә бит аныңчы алар аны Мәскәү төрмәләреннән генә эзләгән булалар. Мәскәүдәге Кызыл Профессура институтында укып йөргән Түрәколны, кулга алынганнан соң Бишкеккка кайтарган булалар икән шул.

Кирпеч ясау өчен балчык алынган базга катлам-катлам итеп түшәлгән мәетләрдән сөякләр генә калган. Баш чөякләрендә ядрә кергән һәм чыккан урыннарда икешәр кара тишек. Болар кеше гомеренә нокта куйган тишекләр! Ул заманның тукымасы шактый чыдам булган күрәсең. Киемнәр тәмам тетелеп бетмәгән. Җиңнәреннән шалтыр-шолтыр беләк сөякләре коела. Шушы сөякләрне кадерләп баздан чыгарган махсус хезмәт кешеләренең түземлегенә, кесәләрдән табылган кәгазьләргә карата сакчыллыгына хәйран калырлык. Кәгазь, кәгазьгә язылган сүз – бөек көч, бөек хикмәт ул! Тик алар да вакытка каршы тора алмый. Әнә, бер гимнастерка кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге табыла. Эзтабар андагы язуларны шактый җиңел генә укый:« Тюракол Айтматов» Бакчи, бу бит Чыңгыз агаебызның атасы! Шушы табылдыктан соң Люксембургта илче булып эшләүче әдипкә хәбәр китә. Ниһаятҗ, ул илле ике елдан соң атасы Түрәколның җәсәден зиратка урнаштыруда катнаша. Фильмнан кадр:137 ак тартма! Аларга 137 асыл кешенең кирпеч базы каралткан сөякләре тутырылган. Хәсрәтле музыка, маршка атлап килүче хәрбиләр, чәчәк тәкыяләре, сагышлы йөзләр...137 яңа кабер.Шул рәвешле егерменче гасырдагы вәхшилекнең бер сәхифәсенә нокта куела. Бу урында Ата Бәет зираты хәзер.

Чыңгыз Айтматов вафатыннан соң үзен дә шунда җирләргә васыять итеп калдыра. Аның ул васыятен кыргыз халкы үтәгән. Язучының тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелгән танатаналарда катнашырга насыйп булды миңа. Айтматовның Ата Бәет зиратындагы каберан дә зыярат кылдык. Чәчәкләрдән курган иде аның кабере өстендә. Бу чәчәкләр, әлбәттә, теге 137 кешенең истәлегенә дә салынган чәчәкләр иде.

Фильмда Чыңгыз Айтматовның үзенә аз тукталганнар. Фильм кыска метражлы булганга күрәдер инде. Югыйсә, татар кызы Нәгыймәне үзенә яр иткән Түрәкол Айтматов рухы да безгә чит түгел. Нәгыймәнең атасы Кукмарадан чыккан, Ыссык күл буендагы Кара Күл шәһәрендә төпләнеп, шактый баеп киткән сәүдәгәр. Моннан сигез ел элек бу тарихны мин «Татарстан», «Сөембикә» журналларында иркен итеп язган идем. Ул сәфәрдән алып кайткан фотолар альбомымда әле дә саклана. Менә алар.



Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә (кыз вакыты)































Нәгыймә ханым улы Илгиз белән. (Илгиз Айтматов – хәзер дөньякүләм танылган галим)










Бусы – Чыңгыз Айтматов кабере.



Ә менә бу фотода Түрәкол һәм Нәгыймә Айтматовлар уллары Чыңгыз һәм Илгиз белән.



Чыңгыз Айтматовның сеңлесе һәм энесе.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...