Логотип
Яңалыклар

​«Кинофестивальне бәйрәм кебек көтеп алабыз!»

9 сентябрьдә XII Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кергән фильмнарны күрсәтү төгәлләнде. Шулай булса да кинозалларда тамашачы кимеми. Халык конкурс программасына кермәгән фильмнарга да яратып йөри.

Тамашачының күпчелеге – студентлар һәм пенсионерлар. «Иран режиссеры Һади Мохагхех төшергән «Үлемсезләр» фильмын карадым. Уйландырды. Тулысынча аңлау өчен тагын карарга кирәк. Фестивальдә шундый акыллы фильмнарның күп булуы куандыра«, – ди Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Рифат Гайнетдинов. 

Алмаз Гыйниятуллинның фестивальгә беренче тапкыр гына килүе түгел. «Бәйрәм кебек көтеп алам. Вакыт булганда, фильмнарга йөрергә тырышам. Быел Бангладеш, Иран, Әфганстан, Сербия фильмнарын карау насыйп булды. Кызганыч, Татарстаннан эшләр тәкъдим ителмәгән«, – дип сөйләде ул.

Беренче елларда фестивальнең исеме халыкта сораулар тудыра иде. Менә Анастасия Спиридонова да башта монда бары тик мөселманнар өчен генә фильмнар күрсәтелә дип уйлаган булган. «Мин үзем христиан динендә. Шуңа күрә башта фестиваль белән артык кызыксынмый идем. Бер дустым киңәш иткәч, өч ел элек барып карадым. Бактың исә, фестивальдә дин түгел, кешелеклелек идеяләре пропагандалана икән. Телевизордан көн дә үтереш-талаш күрсәтелгән заманда, мондый фильмнарны карау икеләтә рәхәт«, – дип, фикере белән уртаклашты ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар