Логотип
Яңалыклар

​«Кино төшерү өчен акча түгел, яхшы сюжет кирәк»

22 фестивальдә җиңү яулаган Непал режиссеры Бходжат Бхат әнә шулай ди.
XIII Казан халыкара мөселман кинофестивалендә Бходжат Бхат «Сунакали» дип аталган документаль фильмы белән катнаша. Бхат үзе профессиональ режиссер түгел – журналист. Моңарчы да төрле фильмнарны төшерү эшендә катнашкан булган. «Сунакали» исә – режиссер буларак беренче эше. Әлеге фильм 29 фестивальдә катнашып, шуның 22сендә җиңү яуларга да өлгергән инде.



«Әлеге фильм өмет турында», – ди режиссер үз картинасы турында. Ул аны үз акчасына төшергән. Фильмның бюджеты – 10 мең доллар. «Кино төшерү өчен күп акча кирәкми, яхшы идея кирәк. Мин төшергән фильм бер фестивальдә 13 мең еврога төшерелгән фильм белән ярышты. Һәм без җиңү яуладык», – ди Бходжат Бхат. Аның сүзләренчә, Непал хакимияте кинематографка акчалата ярдәм күрсәтми. Режиссерлар фильмнарны үз акчасына төшерергә яки иганәче эзләргә мәҗбүр. Шулай булса да Непалда төшерелгән фильмнар җирле кинотеатрларда прокатка да чыга. «Дөрес, алар һинд фильмнарына көндәшлек тудыра алмый инде. Безнең кинотеатрларда күпчелекне Болливуд фильмнары алып тора», – ди режиссер Бхат.



«Сунакали» фильмы 9нчы сентябрьдә 13:05 сәгатьтә «Родина» кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Бүген, 6нчы сентябрьдә, мөселман кинофестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә Татарстан режиссерларының картиналары да күрсәтелә башлады. Җирле режиссерларның фильмнары аншлаг белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар