Логотип
Яңалыклар

«Килгән кунаклар белән күбрәк аралашып калырга кирәк...»

 Татарстанда ниндидер зур чара булганда, килгән кунаклар, төрле чыганаклар аша,  Казандагы Дуслык йортын үзләре эзләп таба.

 Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында Россия халыклары Ассамблеясы советы рәисе урынбасары,Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек ШӘРИПОВ шулай диде.  

Беркөнне сак хезмәттеннән шалтыраталар: «Сезне Колумбия журналистлары күрергә тели», – диләр. Әлбәттә, каршы алдык үзләрен. Кызыксындырган сорауларына җавап бирдек. 

Милләтара мөнәсәбәтләр һәр дәүләт өчен дә актуаль. Ә без – күпмилләтле субъект, безгә игътибар итүләре шуңа күрә аңлашыла да.  Татарстанда 170 тән артык милләт яши. Казанда Дуслык йорты ачылганга да егерме ел инде. Бу вакыт эчендә Татарстан буйлап тагын 8 Дуслык йорты ачарга өлгердек. Төрле милләтләр күпләп яшәгән шәһәр һәм районнарда алар: Чаллыда, Түбән Камада, Нурлатта, Тәтештә... Яңа гына Әлмәттән кайттым менә: аларда да тиздән Дуслык йорты ачылачак. Бинасы тәгаенләнде инде. 

Дуслык йортын ачканда, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Шундый итеп эшләгез, безгә һәр халык үзен өендәге кебек хис итсен», – дигән иде. Безнең башка халыклар каршында йөзебез ак – моңа ирештек. 


Футбол буенча дөнья чемпионаты уеннарның Татарстанда, Казан шәһәрендә узуы безнең милләтебезне башка халыкларга, башка илләргә танытуда бик зур мөмкинлекләр бирә. Кызганычка каршы, безнең халкыбыз, Казаныбыз, республикабыз турында әле мәгълүмат бик чикләнгән. Татарларның башкаласы кайда урнашкан, татарлар йөзгә-биткә нинди халык, холык-фигыльләре нинди, нинди ризыкларны яраталар, кешеләр белән ничек аралашалар... Боларны чит илләр дә китаптан укып кына белә алмый. Турыдан-туры бу аралашулар шуңа да безнең өчен бик отышлы булыр. Татарлар үзләренең кунакчыллыгы, якты күңелле булулары, уен-көлке яратулары белән һәркемне үзенә карата ала. Казаннан, минемчә, һәркем безгә карата җылы хисләр белән китәчәк. Шуңа күрә, килүчеләргә карата ачык булырга кирәк. Хәер, безгә моңа өйрәнәсе түгел – без болай да шундый инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар