Логотип
Яңалыклар

«Киләчәктә татар халык ашлары буенча Казанда аерым форум узар»

17-20 декабрь көнне Казанда узачак «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумында Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән 630 га якын вәкил катнашуы көтелә. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

17-20 декабрь көнне Казанда узачак «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумында Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән 630 га якын вәкил катнашуы көтелә. Бу хакта бүген Бөтендөнья татар конгрессында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Быелгы форум башкалардан кай ягы белән аерылып торачак?

Беренчедән, форумда катнашучы эре татар эшмәкәрләре өчен уку үткәреләчәк. Алар белән Татарстанның сәнәгать, икътисад, авыл хуҗалыгы министрлыклары, сәүдә палатасы вәкилләре очраша. Килгән кунаклар белән уртак проектлар алып бару турында сүз булачак, Татарстанның мөмкинчелекләре тәкъдим ителәчәк.

Икенче зур яңалык: форум башланыр алдыннан (ә аның пленар өлеше елдагыча «Корстон-Казан» комплексында уза) фойеда татар ашлары күргәзмәсе оештырылачак. 

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшмәкәрләре белән эшләү комитеты башлыгы, татар эшмәкәрләренә булышлык итү Бөтендөнья ассоциациясенең Башкарма директоры Фәрит Уразаев бу уңайдан менә нәрсәләр әйтте:
– Күргәзмә күбрәк остаханә формасында эшләячәк. Киләчәктә татар милли ашлары юнәлешендә киң колачлы эш алып барырга ниятлибез. Ул – тулы бер хәрәкәткә әйләнер. Хәтта татар халык ашлары буенча аерым форум да узар дип торабыз. Моңарчы бу тема белән Татарстан Фәннәр академиясе дә,  башка уку йортлары да шөгыльләнмәгән. Шушы темаган китаплар күргәзмәсе дә оештырырга теләгән идек, андый китаплар исә күп түгел икән. Аерым кешеләрнең генә эшләре бар.

Форумның пленар утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар