Логотип
Яңалыклар

Кичке сәгать алтыга Татарстанның 2 миллион халкы тавыш бирде

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гөбәйдуллин хәбәр итүенчә, кичке сәгать алтыга Татарстанның 2 миллион халкы (бу 69,4% дигән  сүз) җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү хокукыннан файдаланган.

Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш, Буа, Аксубай, Чирмешән, Минзәлә, Сарман, Балтач, Питрәч, Арча, Саба, Әтнә, Әлки, Лаеш районнарында сайлаучыларның 90%тан артыгы тавыш биргән. Ин актив сайлаучылар Апас районында - 97,52%.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар