Логотип
Яңалыклар

Кичә Казанда 69 җанатар авырып киткән. Алар табиблар белән ничек аралашкан?

– Өч көн элек безнең табибларга Кытайдан килгән бер футбол җанатары мөрәҗәгать иткән. «Зоопаркта чак янутка (енот) кагылган идем, хәзер куркам, ул авыру булмадымы икән?» – дигән. Мин табиблардан сорыйм: «Ә сез ничек аңлаштыгыз? Янут турында ничек белә алдыгыз?» – дим. «Смартфонның приложениесы аша тәрҗемә иттек», – диләр.

Бу очракны бүген журналистларга Казанның IT паркында футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә узган конференция вакытында мисал итеп китерделәр.  Чит илләрдән килгән футбол җанатарлары белән Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында  табиблар ничек аралаша, футболистларга, килгән кунакларга медицина ярдәме күрсәтү ничек оештыла? Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Казанда узучы ярышларның баш табибы Арслан Вәлиев шулар хакында сөйләделәр.

– Кичә Казанда беренче матч узды. Сәламәтлек саклау системасы моңа инде күптән әзер иде, – диде Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. – Кичә табибларга 69 тапкыр мөрәҗәгать итү булды. Аларның барысы да диярлек тамашачылар – җанатарлар. 6 кеше – госпитизацияләнде. Әмма тикшергәннән, тиешле беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, 6 сәгать узгач, алар барысы да өйләренә кайтып киттеләр. Әлеге 6 кешенең икесе – Австралиядән килгән кунаклар,  берсе – Франциядән, калганнары – Россия кешеләре. 

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында хезмәт күрсәтүче табиблар барысы да инглиз теле өйрәнү буенча махсус курслар узган. Чит илләрдән килгән кунаклар белән аралашканда аңлашылмаучанлык туарга тиеш түгел. Кирәк вакытта, табиблар инлиз теле белгән волонтерларга да мөрәҗәгать итә алачаклар. Ашыгыч ярдәм чакыру станцияләрендә дә тәүлек әйләнәсе инглиз теле белгән диспетчерлар кизү торачак. Әмма кунаклар арасында инглиз телен белмәүчеләр дә булырга мөмкин бит. Ул очракта 112 хезмәте ярдәмгә киләчәк. Анда инглиз теле генә түгел, ә француз, немец, испан, хәтта фарсы телен белүче белгечләр дә хезмәт күрсәтә. Авыру белән аралашуда катлаулыклар туса, табиблар да 112 хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, тылмач булырга сорый алачак. 

Табиблардан торган мобиль бригадалар, медицина хезмәте күрсәтү пунктлары – барысы да ФИФА таләпләренә җавап бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар